“Татар теле буенча дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерлек” (9нчы сыйныф өчен электив курс программасы)
Предмет: | Другое |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Ганиева Алсу Сахиулловна
|
“Татар теле буенча дәүләт( йомгаклау) аттестациясенә әзерлек” электив курсы рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәрендәге 9 нчы сыйныф укучылары өчен каралган. Әлеге электив курсның программасы татар теленнән дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә тирәнтен әзерләнү өчен төзелгән. Татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы стандартының төп идеясе – укучыларның сөйләм һәм акыл үсеше. Чыгарылыш сыйныф укучыларының киләчәк һөнәри эшчәнлеге өчен кирәкле осталык һәм күнекмәләрне (фәнни текстларны төрлечә уку, үз текстларын төзү күнекмәләре) максатчан үстерүгә югары сыйныфларда аерым игътибар бирелә, элективлар, түгәрәкләр үткәрелә.
Бирелгән курс укучыларга сочинение язганда, шулай ук сайлап алу биремнәрен үтәгәндә, грамматик, орфографик хаталарын аңлап төзәтергә, аларның килеп чыгышының сәбәпләренә төшенергә, сүз байлыкларын ныгытырга, дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырганда үз-үзләренә ышанычлары артуга ярдәм итә. Тел һәм сөйләм турындагы белемнәрен, тел материалы белән эшләгәндә, лингвистик белемнәрне куллана алу, тану, аеру, фикер йөртү осталыкларын һәм күнекмәләрен үстерә.
Курсның эчтәлеге теоретик һәм практик эшчәнлек белән тыгыз бәйләнгән. Укучыларда фәнгә карата кызыксыну уяту нигезеннән программага, практик эшләр, семинарлар, уеннар, парлап эшләүләр, сүзлек, текст белән эшләү формалары кертелде.
Башка еллардагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү вакытында алынган тәҗрибәгә нигезләнеп, укучыларның бирелгән материалны ничек үзләштерүен истә тотып, электив курсның программасын тел белеме бүлекләренә (фонетика, лексикология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, морфология, синтаксис) бүлеп түгел, ә имтихан биремнәре буенча бүлүне уңайрак кабул иттем. Болай эшләү укучыларга, имтиханда вакытны исраф итмичә, биремнәрнең бүленешен күзалларга ярдәм итә.
Курсның максаты:
- 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән дәүләт (йомгаклау) аттестациясен уңышлы тапшырырга әзерләү.
Бурычлары:
- йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыру өчен күнекмәләр булдыру;
- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру;
- иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү;
- телдән һәм язма сөйләмне үстерү;
- укучыларда эзләнүчәнлек, иҗадилык, активлык формалаштыру;
- автор фикеренә таянып, үз фикереңне тупларга, дәлилли белергә һәм нәтиҗә ясарга күнектерү.
Курс ахырына укучылар:
- тест материаллары белән эшли белергә;
- биремнәрне эшләргә өйрәткән инструкцияләрне үтәргә;
- эшне башкару вакытына сыешырга;
- күрсәтелгән үрнәк нигезендә бланкны дөрес тутырырга өйрәнергә;
- текст эчендә кулланылган тел күренешләре белән эш итә белергә;
- башлангыч текстта күтәрелгән проблемага, тасвирланган вакыйгага карата үз фикерләрен белдерә алырга тиеш.
“Татар теле буенча дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерлек” электив курсының программасы. (34 сәгать)
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 25.76 Kb |
Количество скачиваний: | 32 |