Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановнага бәяләмә

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

     Вафина Валентина Ивановна  Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1998 нче елның 15 августыннан  бирле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Әлеге мәктәптә эшләү дәверендә  ул үзен сәләтле, зиһенле, тырыш, үз эшен яратучы укытучы,  тәртипле хезмәткәр итеп танытты.  Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Валентина Ивановна  дәресләргә бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә Валентина Ивановнаның  укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәшчесе дә. 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 17.28 Kb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 75

Похожие материалы