Тест на тему "Евразия"

Предмет: География
Категория материала: Тесты
Автор:

1. Атамага географик урынны тәңгәл китереп җавап бирегез:

Атама: Географик урын:

1. Челюскин борыны. А. Материкның иң көнбатыш ноктасы.

2. Рок борыны. Б. Материкның иң көнчыгыш ноктасы.

3. Дежнев борыны. В. Материкның иң көньяк ноктасы.

4. Пиай борыны. Г. Матрикның иң төньяк ноктасы.

2. Кавказ таулары кайсы җыерчыклану чорында формалашкан?

1. Борынгы.

2. Урта.

3. Яңа.

3. Евразия материгы нигезенең күп өлешендә нинди литосфера плитасы ята?

1. Һинд- Австралия литосфера плитасы.

2. Евразия литосфера плитасы.

3. Тын океан литосфера плитасы.

4. Нинди климатик пояс Евразиядә иң аз мәйданны алып тора?

1. уртача климатик пояс.

2. тропик климатик пояс.

3. экваториаль климатик пояс.

5. Бу елганың төп туену чыганагы – бозлар суы. Елганың исеме- .....

1. Идел.

2. Аму- Дәрья.

3. Висла.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 30 Kb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 90

Похожие материалы