Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
2014нче елның 29 апрелендә Татарстан Республикасында 9нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тестлаштыруы (БРТ) үткәреләчәк. Әлеге тест шушы тестлаштыруга әзерләнү өчен тәкъдим ителә. Ул түбәндәге өлешләрдән тора:- С1. Кыска изложение язу. - Җавабын сайлап алуны таләп иткән 7 биремнән торган А эшләре. - Кыска җаваплар язуны сораган 9 биремнән торган В эшләре. - С2 эше: тезисны (ул инде биремдә бирелә) аңлату, төп өлештә үз фикерләрен укылган тексттан 2 мисал китереп дәлилләү, йомгаклау өлешен язу. (эш 70 сүздән дә ким булмаска тиеш). Әлеге тест татар мәктәбендә белем алучы 9нчы сыйныф укучыларына тәкъдим ителә.