“Туган ягымда ислам дине язмышы” Фәнни-тикшеренү эше
Предмет: | История |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Хабибуллина Альфина Равилевна
|
"Описание материала:
Дөнья XXI гасырда яши, кешелек җәмгыяте тормышны тамырдан үзгәртерлек ачышлар ясады. Ләкин диннәр белән кызыксыну беркайчан да кимемәде.
Киресенчә, теге яки бу халыкның дөньяга дини карашы дәүләтләрнең эчке һәм тышкы тормышына ныграк йогынты ясый бара.
Соңгы елларда ислам динен белергә омтылыш бик нык артты, бигрәк тә бу дөнья буенча гына түгел, Татарстан буенча да күзәтелә.
Ислам-яшь, чагыштырмача яңа, заманында бөтен дөньяга шактый тиз таралган дин. Дин тотучылар Коръән китабын, хәдисләрне яңача, бүгенге көн күзлегеннән чыгып аңлаталар. Россия күпмилләтле дәүләт буларак танылган.
Бездә «яшәүче» диннәрнең күп санда булуы буенча Россия – уникаль ил.
Россиядә ислам дине шактый катлаулы, авыр юл үтә. Нилектән бу шулай булган соң? Төрле тарихи периодларда исламга карата хөкүмәтнең мөнәсәбәте ничек булган? Халык проблемаларны ничек чишкән?
Туган төбәгебезнең ислам дине тарихын өйрәнергә тотынгач, чыганакларның аз булуы, бу теманың аз өйрәнелгәнлеге ачыкланды. Чыннан да, мәктәбебез музеенда колхоз, мәктәп, авыл тарихына багышланган шактый истәлекләр, фотолар тупланган. Ә менә авылның дини тормышы турында бер генә истәлек тә юк.
"Бу темага билгеле сәбәпләр аркасында кагылучы булмаган.
Һәм, әлбәттә, авылыбызның шушы “ак табын” ачыклауга мин зур кызыксыну белән тотындым, үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым: -беренчедән, Россиядә ислам дине ничек үсеш алган? -икенчедән, күптөрле чикләүләр, кысуларга карамастан, ислам дине ничек сакланып кала алган? -өченчедән, хөкүмәтнең дини сәясәтенең асылы нидән гыйбарәт булган? -дүртенчедән, нилектән Россия хөкүмәте дини сәясәттә кискен борылышлар ясаган? -бишенчедән, Россиядә барган тарихи вакыйгалар ислам динендә ничек чагылган?
Теманы өйрәнергә тотынгач килеп туган шушы сорау-бурычлардан чыгып, минем максатым: - туган ягыбызның ислам дине тарихын өйрәнү; - ислам диненең татар халкы тормышында тоткан ролен ачыклау.
Эшкә керешкәнче, мин төрле чыганаклар - мәктәп дәреслекләреннән алып, архив материаллары белән дә таныштым. Архив материаллары белән миңа иң төп ярдәмне Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәп директоры Рафик хәзрәт Насыров күрсәтте.
Ул тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәп директоры.
Аның “Сембер өязе һәм Көнбатыш Кама аръягы авыллары арасында этногенетик бәйләнешнең тарихи нигезе” мәкаләсе “Шура” исемле дини альманахта басылып чыкты. Мәкаләдә Чүпрәле һәм Чистай сөйләшендәге охшашлыклар турында сүз алып барыла.
Анда билгеләп үтелгәнчә, безнең авылларга йомышлы татарлар нигез салган.
Әлеге хезмәт миндә зур кызыксыну уятты һәм мин Рафик Гомәр улы белән элемтәгә кердем. Ул Шахмай авылының килеп чыгышы, авылның дин һәм мәктәп тарихы турында үзенең архив материаллары нигезендә төзелгән хезмәте белән уртаклашты.
Шулай ук эшемдә Яңа Чишмә районы тарихына багышлап чыгарылган “На Засечной черте” исемле җыентык китап зур роль уйнады.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 1.36 Mb |
Количество скачиваний: | 24 |