Внеклассное мероприятие для 6 класса «Татар халкының милли киемнәре»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:
Бу класстан тыш чара планын класс җитәкчесе татар халкының милли киемнәре турында сөйләгәндә куллана ала. Анда татар халкының баш киемнәре, аяк киемнәре, бизәнү әйберләре турында информация бирелә. Татар халкы элек-электән үк матур итеп киенгән. Аның өйдә кию өчен бер төрле киеме булса, кунакка, кешеләр янына чыгарга икенче төрле киемнәре булган. Татар хатын-кызлары матур күлмәк, күлмәк өстенә камзул, башларына калфак, аякларына читекләр кия торган булганнар. Бу киемнәрен алар тагын алка, беләзек, йөзек, чәчләренә чулпы такканнар. 6 класс укучылары белән бик матур итеп класс сәгате үткәрергә була. Чараның максатлары: укучыларны татар халкы кигән милли киемнәр белән таныштыру; укучыларда игътибарлылыкны үстерү; татар халкына ихтирам, горурлык һәм зәвык хисләре тәрбияләү. Класс сәгатендә укучылар ребус чишеп ата-бабаларыбыздан килгән матди мәдәният өлкәсенә караган нинди мирас калганын беләләр. Аннан соң укытучы татар җырларында искә алынган җырлардан өзекләр куя. Соңыннан укучылар шушы өзектә яңгыраган кием турында үзләре хәзерләп килгән чыгышларын сөйлиләр. Шулай итеп укучылар кәләпүш, калфак, яулык һәм шәл турында сөйлиләр. Шушыннан сөң укытучы бизәнү әйберләре турында сөйли Монда укучылар баш хаситәсе, алка, яка чылбыры, беләзек, йөзекләр турында мәгълүмат ала алалар. Анана соң укучылар читекләр турында белем алалар, аларның рәсемнәрен карыйлар. Йомгаклау өлешендә укучыларга алган белемнәрен кабатлау максатыннан кроссворд чишәләр. Элекеге киемнәрне хәзер безнең кигәнебез юк. Әмма бу киемнәребезне без сәхнәдә күрә алабыз. Милли киемнәребез тарихын онытмаска, саклап калырга тырышырга кирәк.
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 79 Kb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 52

Похожие материалы