Внеурочное мероприятие "Универсиада авылына сәяхәт"

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Универсиада авылына сәяхәт»

сыйныфтан тыш чара. 3-7 нче сыйныфларга.

Үткәрелү вакыты 30минут.

Максат: балаларда 2013 елда Казан шәһәрендә узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада турында күзаллауны булдыру, Универсиада тарихы, символлары, үткәрелгән спорт төрләре белән таныштыру; укучыларның иҗади һәм танып-белү осталыкларын үстерү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеген җиткерү.

Кирәкле җиһазлар: проектор,

I. Башлам.

Музыка уйный («Казан – Универсиада!» 3 мин 34 c)

Укытучының кереш сүзе:

Кадерле балалар, исәнмесез! Бүгенге дәрестә Сезне күрүебезгә бик шатбыз. Карагыз әле, сез ничек барыгыз да матур, көчле, таза-сау!Бер-берегезгә карап елмаегыз әле!

Бүген безнең дәрес 2013 елның 6 нчы июленнән 17 июленә кадәр Казанда булып узган вакыйгага багышланган. Бу нинди вакыйга?

(Көтелгән җавап: Универсиада.)

Дөрес, әлбәттә бу – Универсиада.

Әйдәгез әле, ике командага бүленеп, зур булмаган ярышлар үткәрәбез. Биремнәребез Универсиадага кагылышлы булыр. Җаваплар 5 баллы система белән бәяләнәчәк. Хөрмәтле жюриларыбыз белән таныш булыгыз. Бәя куйганда җавап төгәллеге, җитезлек һәм өлгерлек исәпкә алыначак. Сезгә сораулар биреләчәк. Җавабы әзер команда фонарь яндырып, әзерлеген белдерә һәм җавапны әйтә. Әгәр җавап дөрес булмаса, җавап бирү хокукы икенче командага күчә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 145.65 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 98

Похожие материалы