«Ягез әле, егетләр!»
Предмет:
|
Классному руководителю
|
Категория материала:
|
Рабочие программы
|
Автор:
|
Рахмаева Лилия Фердавесовна
|
Здесь была ссылка на работу «Ягез әле, егетләр!» автора Рахмаева Лилия Фердавесовна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
“Ягез әле, егетләр!” бәйгесе I алып баручы: Хәерле көн, барыгызга да! Бәйрәм белән сезне кадерле, ир-егетләр,укытучылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, укуыгызда зур уңышлар телибез. Тормышыгызның күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Буранлы көннәрегездә, сагышлы төннәрегездә күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын. II алып баручы: Күңелегез булсын тыныч, аяз, Якты хисләр сезне биләсен. Өмет белән көтеп яшәгез Яңа сөенечләр киләсен. I алып баручы : Шушы бәйрәм кебек ямьле булсын Яшәр елларыгыз агышы. Дәрт-дәрманлы булсын хыялыгызның Яшәр өчен канат кагышы. II алып баручы: Хөрмәтле тамашачылар, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан оештырылган “Ягез әле, егетләр!” бәйгесен башлап җибәрергә һәм хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез: 1) Хәйбуллина Гөлшат Әсгать кызы 2) Гараев Фәнис Нәфис улы 3) Гафиятуллина Алсу Шахимуловна. Ә хәзер бар да әзер, бүгенге бәйгедә катнашачак егетләребезне залга чакыра да алабыз. Рәхим итегез егетләр.(егетләр чыгып баса) I алып баручы: Бу бәйгедә тәүге тапкыр, Чыктыгыз сез каршыга. Уңганмы сез, зирәкме сез? Сыналырсыз җыр-моңда. II алып баручы: Яратырбыз, алкышларбыз. Хәер-фатиха бездән. Һәркем монда җан атып, Җиңү көтә бит сездән. Хәзер тулырак танышу өчен, сүзне егетләргә бирәбез.(исеме, яше, туган җире, яраткан шөгыле һ.б.) I алып баручы: Яхшы,молодцы! Бәйгебезне башлап җибәрәбез. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бүген без сезнең төрле өлкәдәге һөнәрләрегезне сынарбыз. Бәйгебезнең турлары да теге яки бу һөнәрләр белән бәйле һәм шулай исемләнә дә.
Тип материала:
|
Документ Microsoft Word (docx)
|
Размер:
|
26.75 Kb
|
Количество скачиваний:
|
9
|
Просмотров: 141
Похожие материалы