3 нче сыйныфта эш программасы

Предмет: Математика
Категория материала: Рабочие программы
Автор:
                                                                 Эш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды. 1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: 1.    Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан республикасы законы, Казан, Татарстан китап нәшриаты, 2005; 2.    2004-2013 елларга  Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт   программасы, Казан, Татарстан китап нәшриаты, 2005;      3.Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы   1 — 11 нче сыйныфлар)  Казан.”мәгариф” нәшр. 2011        4.Укыту Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 3 нчы сыйныфы өчен   дәреслек –“ Күңелле татар теле”(рус телендә сөйләшүче балалар өчен).Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.Ә Гыйниятуллина.Казан.Татармультфилҗм 2013        5. Вакытлыча чыгарылган дәүләт стандартлары 2008 Укыту планында 3 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать , татар әдәбиятыннан 3 сәг.вакыт бирелә. Барлыгы 204 сәгать 1992 елның 8 июлендә “ТРсы халыклары телләре турында”гы ТР Законы кабул ителде, татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән ТРсы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. 1994 елның 20 июлендә расланган “ТРсы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 277.5 Kb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 111

Похожие материалы