4 класс математика рабочая программа

Предмет: Математика
Категория материала: Рабочие программы
Автор:
рабочая программа по математике для 4 классов. Эш программасының эчтәлеге. Математика 4 класс     Нумерация. Саннар һәм мәсьәләләр Әйберләрне санау. Разрядлар   Дүрт арифметик  гамәл Гамәлләрне башкару тәртибе. Җәяле аңлатмаларда гамәлләр тәртибе. Нуль саны белән арифметик гамәл. Кушуның үзлекләре. Тапкырлауның үзлекләре. Сумманы санга тапкырлау. Санны суммага тапкырлау. Сумманы санга бүлү   Натураль саннар белән телдән һәм язма исәпләүләр Исәпләүләр башкарганда арифметик гамәл үзлекләрен куллану. Исәпләүләрнең дөреслеген тикшерү   1000 нән зуррак саннар Разрядлар һәм класслар. Озынлык үлчәү берәмлекләре. Километр. Масса берәмлекләре. Тонна. Центнер. Вакыт үлчәү берәмлекләре. Секунд. Ел. Гасыр. Тизлек, вакыт һәм ераклык арасында үзара бәйләнеш. Бәя, сан, кыйммәт арасындагы бәйләнешкә мәсьәләләр. Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм вакыт арасындагы бәйләнешкә мәсьәләләр. Мәсьәләләрне арифметик юл белән чишү       Укучыларның  әзерлек дәрәҗәсенә  таләпләр   Укучылар белергә тиеш: -         100 000 гә кадәрге саннарның эздеклелеген; -         Берурынлы саннарны тапкырлау һәм бүлү таблицасын; -         Санлы аңлатмаларның гамәл тәртибе кагыйдәләрен. Укучылар эшли белергә тиеш:    -         миллион эчендәге саннарны укый, яза һәм чагыштыра белергә; > (зуррак), < (кечерәк), = (тигез) тамгаларын кулланып, чагыштыру нәтиҗәсен яза белергә; -         теләсә нинди күбурынлы санны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә яза белергә; -         арифметик гамәлләрне исемнәрен һәм тамгаланышын, һәр гамәлнең компонентлары һәм нәтиҗәсенең исемен; -         һәр гамәлнең компонентлары һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне; -         җәяләр белән язылган һәм җәяләрсез санлы аңлатмаларда гамәлләрне үтәү тәртибе кагыйдәләрен; -         берурынлы саннарның кушу һәм тапкырлау таблицаларын, алу һәм бүлүнең тиңдәшле очракларын; -         100 эчендә һәм 100 эчендәге исәпләүләргә китерергә мөмкин булганда зуррак саннар белән телдән исәпләүләр эшли белергә; -         исәпләүләрне  язып эшли белергә (күбурынлы саннарны кушу һәм алу, күбурынлы саннарны берурынлы һәм икеурынлы саннарга тапкырлау һәм бүлү), исәпләүләрнең дөреслеген тикшерә белергә; -         калдыклы бүлүне эшли белергә; -         1 – 3 гамәлле мәсьәләләр чишә белергә; -         кисемтәнең, сынык сызыкның озынлыгын, күппочмакның, шул исәптән турыпочмаклыкның (квадратның) периметрын таба белергә; -         яклары буенча турыпочмаклыкның (квадратның) мәйданын таба белергә; -         сәгать буенча вакытны билгели белергә; -         зурлыклар белән арифметик гамәлләр (зурлыкларның кыйммәтләрен кушу һәм алу, зурлыкларның кыйммәтләрен берурынлы санга тапкырлау һәм бүлү) эшли белергә; -         зурлыклар арасындагы бәйләнеш нигезендә текстлы мәсьәләләрне чишә белергә; -         бирелгән кисемтәне төзи белергә; -         шакмаклы кәгазьдә якларының бирелгән озынлыклары буенча турыпочмаклык (квадрат) төзи белергә.
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 335.5 Kb
Количество скачиваний: 18
Просмотров: 106

Похожие материалы