6 КЛАССТА "НАИЛ ҺӘМ ФАИЛ" ӘСӘРЕН ӨЙРӘНҮ
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
ХАМИДУЛЛИНА ЛЮЦИЯ САЕТГАРАЕВНА
|
2013 ел - күренекле балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың юбилей елы. Әдибәнең “Наил һәм Фаил” повесте – мавыктыргыч әсәр. Повесть геройлары шаян һәм наяннар, тапкыр һәм тәвәккәлләр. Укучылар бу әсәрне бик яратып кабул итәләр, теләп һәм кызыксынып укыйлар.
Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча төп таләпләрнең берсе - белем бирүдә критик фикерләү технологиясенә нигезләнү. Әлеге дәрес критик фикерләү технологиясенең блум ромашкасын куллануны күз алдында тота, шулай ук универсаль укыту гамәлләрен үтәүне дә үз эченә ала. Сорау бирү, ул сорауны укучының формалаштыруы, иптәшенең әлеге сорауга җавап эзләү барышы; шул бирелә торган сорауларның үз тәртибе булу, берсенең икенчесе дәвамы булып торуы; сорауларга җавап эзләгәндә укучының белгәннәрен үз башында тәртипкә китереп җавап бирергә омтылуы; фән буенча алган белемнәре белән бергә әйләнә-тирә мөхиткә дә таянып һәм башка фәннәрдән алган белемнәрен дә истә тотып җавап бирүе - дәрестә укучы эшчәнлегенең отышлы алымнарының берсе. Куелган максатларның берсе - укучыларның критик фикер йөртү сәләтен үстерү. Әлеге сыйфат укуда гына түгел, ә бәлки мәгълүматны кабул итү, асылына төшенү, объектив бәя бирү, анализлау өчен тормышта да кирәк. Укучылар әлеге юнәлештә эшләгәндә, куелган сорауга җавап биргәндә уйланылган, төгәл адым ясарга өйрәнәләр. Мәгълүматне кабул итеп кенә калмыйча, аны төшенеп, аңлап, актив кулланып эш итәләр. Шулай ук ПМК, БББ таблицалары нигезендә эш алып бару да каралган. Болары да критик фикерләү технологиясенең алымнары.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 60.5 Kb |
Количество скачиваний: | 41 |