8 нче сыйныфта эш программасы

Предмет: ИЗО, МХК
Категория материала: Рабочие программы
Автор:
Эш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.  Эш программасы структурасы.                 Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары. -         укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү; -         тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү; -         татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү; -         татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү; -         алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү; -         укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.                                              0  Cөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр. Тыңлап аңлау. Өч минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча әңгәмә кору; диктор сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләренә ия булу. Диалогик сөйләм.Укылган текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнашу; кара-каршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешә һәм үз фикереңне дәлилли алу; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү. Монологик сөйләм. Табигать күренешләрен, кешеләрне тасвирлый белү; сәяси-иҗтимагый вакыйгалар һәм мәдәният яңалыклары турында хәбәр итү; укылган текстның эчтәлеген эзлекле сөйләп бирү. Уку. Фәнни-популяр стильдәге текстларны, диалогларны тиешле темпта уку, эчтәлеген аңлау һәм сөйли алу; шигырьләрне сәнгатьле итеп уку һәм яттан өйрәнү күнекмәләренә ия булу. Язу һәм язма сөйләм.  Лексик темага караган бәйләнешле текст язу; укылган текстның эчтәлеген киңәйтеп яки кыскартып, язмача белдерә алу; Укыту планында 8 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан  тематик планны  “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә   татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 сыйныфлар”, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “Мәгариф”, 2011.” программасына нигезләнеп төзедем. Программада 70 сәгать каралган. 
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 230.5 Kb
Количество скачиваний: 18
Просмотров: 97

Похожие материалы