8 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (индивидуаль укыту)

Предмет: Обществознание
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

1.      Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Ә.Ганиева. Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслке-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2006

Мәктәпнең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 8 нче сыйныфта өй шартларында укучы Вәлиев Рәзил өчен әдәбият дәресләренә атнага 0,5 сәгать (елына 17,5 сәгать)вакыт каралган.  Тематик план, программа материалын 35 сәгатькә бүлеп, атнага 30  минут  хисабыннан төзелде. Ел дәвамында түбәндәге практик эшләрне үтәү каралган: әсәрләрне өйрәнү: -  23 сәгать; бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать; дәрестән тыш уку - 4 сәгать.

 

5-9 нчы сыйныфларда татар әдәбиятыннан гомуми төп белем бирү максатлары

·      матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;

·      төп тарихи-әдәби мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;

·      дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;

·      матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

·      укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Программада әдәби әсәрләрне  өйрәнгәндә укучыларның сөйләм телен һәм язу культурасын үстерүгә һәрчак игътибарлы булуны күздә тоткан эшләр дә алынды. Укучыларның мөстәкыйль әдәби иҗатка омтылышларын мөмкин кадәр үстерү өчен иҗади биремле эшләр мөһим бурычларның берсе.

Конкрет  биремнәргә килгәндә:

 -Татар халкының милли казанышлары буларак татар әдәбияты. Татар әдәбиятының бөтендөнья матур әдәбияты, аерым алганда төрки әдәбиятлары арасындагы урыны;

- Сүз сәнгате буларак матур әдәбият, аның тел үзенчәлекләре. Тезмә һәм чәчмә сөйләмнәр. Халык авыз иҗаты һәм әдәбият. Әдәби телләр һәм жанрлар.

-Образлылык-әдәби әсәрнең төп сыйфаты; сәнгатьле  сурәтләүнең асыл чаралары.

-Әдәби әсәрнең эчтәлеге һәм төзелеше (тема, идея, сюжет, композиция, образлар системасы).

-матур әдәбитятагы мәңгелек темалар һәм “мәңгелек образлар”. Андагы әхлакый һәм тарихи-мәдәни проблематика (алла һәм кеше, изгелек һәм явызлык көрәше, кеше һәм җәмгыять, кеше һәм табигать, буыннар мөнәсәбәте4 намус, туганлык, бурыч һәм  вәгъдәгә тугырылык, ватанпәрвәрлек, мәхәббәт һ.б.)

-Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре арасындагы мөнәсәбәт.

-Әдәби әсәрдә тормыш материаллары һәм сәнгатьле уйланманың үзара мөнәсәбәте. Матур әдәбиятта милли үзенчәлек һәм гомумкешелек кыйммәтләре.

-Классик әдәбият  әсәрләренең үз чоры һәм бүгенге көн өчен әһәмияте.

 

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына)

·Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.

·Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.

·Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.

·Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.

·Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.

·Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.

·Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.

·Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

·Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

·Әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.

·Диалогта яисә бәхәстә катнашу.

·Сүзсәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).

 

·Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 225 Kb
Количество скачиваний: 13
Просмотров: 84

Похожие материалы