8 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы (индивидуаль укыту)

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

 

8 нче сыйныф өчен программада татар теленә 105 сәгать  каралган. Мәктәпнең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 8 нче сыйныфта өй шартларында укучы Вәлиев Рәзил өчен татар теле дәресләренә атнага 1 сәгать (елга 35 сәгать) вакыт каралган. Дәресләр атнага 1 сәгать кенә үткәрелү сәбәпле, бәйләнешле сөйләм үстерүгә 5 сәгать вакыт бирелде. Ел дәвамында түбәндәге практик эшләрне үтәү каралган: бәйләнешле сөйләм үстерү 5 сәгать: изложение – 2 сәгать (1 контроль изложение), сочинение – 1 сәгать , диктант-1 сәгать (контроль диктант), беркетмә төзү – 1 сәгать.

8 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә.

 Дәреслек: М.З. Зәкиев- Татар теле, 8 нче  сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007.

8 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү.
  5. Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

8 нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

1.    Укытучы тәкъдимнәре нигезендә өстәмә уку һәм үзлегеңнән белем алу эшчэн леген планлаштыра алу.

2.    Аларны башкару чараларын билгеләү һәм анализлау.

3.    Эшчәнлеккә үзконтроль һәм үзбәя куя белү.

4.    Предмет буенча оештырылган олимпиадаларда актив катнашу.

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 167.5 Kb
Количество скачиваний: 22
Просмотров: 120

Похожие материалы