9 нчы татар сыйныфы өчен ФГОСка нигезләнгән дәрес эшкәртмәләренең дәвамы

Предмет: Директору-завучу
Категория материала: Конспекты
Автор:

                                        11 -12 нче дәресләр

Тема:  Контроль эш. (Демоверсия № 1)

                                       13 нче дәрес (10 нчы бирем)

Тема: Татар теленең сүзлек составы.

 Максат: тема буенча билгеләнгән төшенчәләрне актуальләштерү, кулланылу үзенчәлекләрен аерырга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: хаталарны төзәтү өстендә эш. Үзбәя.

2.УМ кую ситуациясе. 10 нчы бирем.  К.җ.:  Сорау билгесе урынына Татар теленең сүзлек составы дип язарга кирәк. Димәк, без бүген татар теленең сүзлек составы турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.1. 67 нче күнегү. К.җ.: Татар теленеӊ үз сүзләре: дуслык, авыл, көлке, күңел, тамчы, сөенеч, урын, җырла, кинәт, йокы, теләктәш, көндез;  алынма сүзләр: митинг, буфет, китап, фатир, институт,шифаханә, җәмгыять, дәва, вальс, җиһан, өстәл.Үзбәя.

2. 68 нче күнегү. К.җ.: Җанаш – җаный, җаным; әрләгән – ачуланган, орышкан; өрекмәсәнә – курыкмасана; басмак – басарга; берлә – белән; сәке – агач карават; чалшая – кәкрәя, төзлеген югалта; җәш – яшь; сораган итенәләр – сораган булалар; бакыт – вакыт; ару – чиста; әйбир – әйбер; беген – бүген; җангылышырмын – ялгышырмын; төн ката – төн буе; саташтым кана  - саташтым бит; бичә- хатын; ләй –лә; сән – син; сауып – савып; җерәк – йөрәк; җатыйм – ятыйм; чүт кенә – аз гына.Үзбәя.

3. 69 нчы күнегү. К.җ: Бу сүзләр -  тәрәзә куючылар куллана торган сүзләр . Үзбәя.

4. 70 нче күнегү.  К.җ.: 1) архаизмнары булган җөмләләр: 1, 2, 3;  2) тарихи сүзләре булган җөмләләр: 4, 5, 6. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 71 – 73 нче күнегүләр.

                                                                Морфология

                                        14 нче дәрес (11 нче бирем)

Тема: Сүз төркемнәре. Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Хәбәрлек сүзләр.

 Максат: сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне актуальләштерү, мөстәкыйль сүз төркемнәренең һәм хәбәрлек сүзләрнең төп үзенчәлекләрен искә төшерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 72 нче күнегү;

ә) и 73 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 11 нче бирем.  К.җ.:  Морфология сүз төркемнәрен өйрәнә. Димәк, без бүген сүз төркемнәре турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.1.74 нче күнегү. К.җ.: Китәр (ф.) алдыннан (б.с.),  мин (ал.)  дустымны(ис.) юатырдай(р.) иӊ (к.) кадерле(с.) сүзләрне (ис.)әзерләдем(ф.). 2. Беркөнне (р.) капка (ис.) төбенә (б.с.) чыгып (ф.) бастык (ф.) та (т.)кая (ал.) барырга (ф.)белми (ф.)аптырап (ф.) торабыз (ф.).  3. Агыйдел! (ис.) Рәсемдәге (с.)төсле(б.) матур(с.), әкияттәге (с.) төсле (б.)серле(с.), җырдагы(с.) төсле(б.) моӊлы(с.) елга (ис.) ул(ал.) Агыйдел... (ис.) 4. Күрше (с.)бакчада (ис.), бөтен (ал.)һаваны (ис.)яӊгыратып(ф.), сандугач (ис.)сайрый (ф.)иде (я.ф.).Үзбәя.

2.Модельләштерү. 75 нче күнегү. К.җ.:

                                           Сүз төркемнәре - 13

мөстәкыйль            хәбәрлек сүзләр           модаль                   бәйләгеч

исем, фигыль,                                            кисәкчә,                       бәйлек һәм бәйлек сүз,

сыйфат, сан,                                             ымлык,                     теркәгеч һәм теркәгеч сүз

алмашлык,                                                 модаль сүзләр

рәвеш, ияртем

Үзбәя.

3. 76 нчы күнегү. К.җ.:Бу – күрсәтү алмашлыгы, сыйфатны алмаштыра, төрләнми, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була; кырлар -  уртаклык исем, баш килештә, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә урын хәле була; үзәннәрдә -  уртаклык исем, урын-вакыт килешендә, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә урын хәле була; минем - зат алмашлыгы, исемне алмаштыра, иялек килешендә, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була; эзләрем - уртаклык исем, баш килештә, күплек санда, I зат тартым белән төрләнгән, тамыр сүз, җөмләдә ия була; бик  - күләм-чама рәвеше, рәвешне ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә күләм хәле була;  иртә – вакыт рәвеше, фигыльне ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә вакыт хәле була;  салынган - хикәя фигыль, кайтым юнәлешендә, барлыкта, үткән заманда, III зат берлек санда, тамыр сүз, җөмләдә хәбәр була.

2. Иртәнге  – нисби сыйфат, исемләшмәгән, исем сүз төркемен ачыклый, ясалма сүз, җөмләдә аергыч була; кояшныӊ  - уртаклык исем, иялек килешендә, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә аергычбула; йомшак – асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, исем сүз төркемен ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була;нурларына - уртаклык исем, юнәлешкилешендә, күплек санда, IIIзат тартым белән төрләнгән, тамыр сүз, җөмләдә кыек тәмамлык була; иркәләнеп  - I төр хәл фигыль, кайтым юнәлешендә, барлыкта, ясалма сүз, җөмләдә рәвеш хәле була; уяндым -хикәя фигыль, төп юнәлештә, барлыкта, үткән заманда, I зат берлек санда, тамыр сүз, җөмләдә хәбәр була. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 77 – 79 нчы күнегүләр.

                                         15 нче дәрес ( 12 нче бирем)

Тема: Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре.

 Максат: сөйләмдә бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен тану, аңлатып бирә белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 78 нче күнегү;

ә) и 79 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 12 нче бирем.  К.җ.: Модельдәге сорау билгеләре урынына бәйләгеч сүз төркемнәре һәм модаль сүз төркемнәре дип язарга кирәк.  Димәк, без бүген бәйләгеч  һәм модаль сүз төркемнәре турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1.80 нче күнегү. К.җ.: 1) модаль сүз төркемнәре: аһ (ымлык); кенә ( кисәкчә);  2) бәйләгеч сүз төркемнәре: әгәр (теркәгеч); дә (теркәгеч), белән (бәйлек), да (теркәгеч). Үзбәя.

2. 81 нче күнегү. К.җ.: 1. Мени – сорау кисәкчәсе, кушылып языла. 2. Генә – чикләүче кисәкчә, аерым языла. 3. Ай-һай – эмоциональ ымлык, төзелеше буенча парлы төп ымлык, сызыкча аша языла. 4. Һәм – тезүче (җыючы) теркәгеч. Бит – раслау кисәкчәсе, аерым языла. 5. Зинһар – модаль сүз, үтенү төсмерен белдерә. Дә – көчәйтүче кисәкчә, аерым языла. Әле – үтенүне белдерүче кисәкчә, аерым языла. Үзбәя.

3. 82 нче күнегү. К.җ.: 1.а  2.б  3.ә   4.а   5.а   6.б   7.ә  8.б  9.а  10 ә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 83 – 85 нче күнегүләр.

                                        16 нчы дәрес

Тема: Контроль диктант “Туган тел”

Максат: I чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы – контроль.

Дәрес барышы:

  1. Диктант язу.
  2. Биремнәр үтәү:

А) Бирелгән сүзләргә синонимнар табып язарга: уңай, әрнүле, көчәйтә, бәхет.

К.җ.: уңай, җайлы, ансат; әрнүле, газаплы, тирән сагышлы; көчәйтә, арттыра, күбәйтә; бәхет, сәгадәт, рәхәтлек.

Ә) Беренче абзацны сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

К.җ.: Якшәмбе(ис.) көнне(ис.) Мәскәү(ис.) татарлары(ис.) Измаил(ис.) паркына(ис.) җыелалар(ф.). Өч(сн.) ел(ис.)буе(б.с.)шушы(ал.) паркка(ис.) мин(ал.) дә(к.) йөрдем(ф.).

“Туган тел” дигән диктант тексты ... нчы биттә.

                                                 Сүз ясалышы

                                      17 нче дәрес  ( 13 нче бирем)

Тема: Сүз ясалышы ысуллары.

 Максат: сүз ясалышы төшенчәсен актуальләштерү, сүз ясалышы ысулларын искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 84 нче күнегү;

ә) и 85 нче күнегү.  Үзбәя.

Искәрмә. Укытучы кирәк санаса, өй эшләрен тикшерү урынына хаталарны төзәтү өстендә эш башкарырга да мөмкин.

3.УМ кую ситуациясе. 13 нче бирем.  К.җ.:  . Татар телендә яӊа сүзләрнеӊ нинди чаралар, ысуллар белән барлыкка килүен өйрәнә торган бүлек сүз ясалышы дип атала. Димәк, без бүген сүз ясалышы турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 86 нчы күнегү. К.җ.: 1. Шундый – алмашлыктан ясалган; шатлык, көрлек – сыйфаттан. 2. Конвертлап – исемнән; тартмасына – фигыльдән. 3. Уйланып – исемнән; бүлмәсендә – фигыльдән; көндезге – рәвештән. 4. Күңелле – исемнән; барлыкка – хәбәрлек сүздән; дәһшәтле – исемнән; гөрселдәвеннән – ияртемнән. Үзбәя.

2. 87 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән: Өчпочмак, казаяк, суүсем – кушма сүзләр; очсыз- сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы белән ясалганнар. Үзбәя.

 3. 88 нче күнегү. К.җ.:  Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы (конверсия) белән ясалганнар.Үзбәя.

4. 89 нчы күнегү. К. җ.: Игелек – изгелек, акрын – әкрен, эндә'ш − э'ндәш, олы  - олуг, биек – бөек, ке'реш - кере'ш, әзер- хәзер, ачы- әче, ... Үзбәя.

5. 90 нчы күнегү. К.җ.: Бу сүзләр исем сүз төркеменә карыйлар. Алар сүзнең мәгънәсен үзгәртү юлы белән ясалганнар. Бу сүзләрдә мәгънә уртаклыгын сизеп була.Үзбәя.

6. Модельләштерү. 91 нче күнегү.

Сүз ясалышы ысуллары: 1. Фонетик ысул (сүзнеӊ аваз составын үзгәртү).

                                       2. Морфологик ысул (кушымчалау).

                                        3. Синтаксик ысул (сүзләр кушылу).

                                        4. Морфологик-синтаксик ысул(конверсия яки бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү).

                                        5. Лексик-семантик ысул (сүзләрнеӊ мәгънәсе үзгәрү).

                                        6. Аббревиация ысулы (сүзләрне кыскарту). Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 92 – 94 нче күнегүләр.

                                 18 нче дәрес (14 нче бирем)

Тема: Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре.

Максат: сүзләрнең ясалыш буенча төрләрен аера һәм дөрес яза белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 93 нче күнегү;

ә) и 94 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 14 нче бирем.  К.җ.:    

                       Сүзләрнеӊ ясалыш буенча төрләре                                      

 

 

              тамыр                                                       ясалма

                                                   ясалма                                            тезмә

                                                                       кушма     парлы

Димәк, без бүген сүзләрнең ясалыш буенча төрләре  турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 95 нче күнегү. К.җ.: 1.Ясалма сүзләр: мондый (сыйфат), дәһшәтле(сыйфат), яшел(сыйфат), якынлашкан (фигыль), кадәрле(бәйлек), зураеп(фигыль), шомланып(фигыль), ачык(сыйфат), буйлы(сыйфат), ябалдашлары (исем). Кушма сүзләр: бермәлне(рәвеш). Парлы сүзләр: адаштыра-адаштыра(фигыль). Тезмә сүзләр: көн яктысын(исем), йота бара (фигыль),  күк йөзен(исем).Үзбәя.

2. 96 нчы күнегү. К.җ.: РФ, райком, драмтүгәрәк,медкөллият, БРИ, профком, БМО, ДЙА, ТР, филфак, КФУ, ИҮТ, АЭС. Үзбәя.

3. 97 нче күнегү. К.җ.: 1) синоним сүзләрне парлап ясалган: җиде-сигез, уйнап-көлеп, абына-сөртенә, очсыз-кырыйсыз, этә-төртә; 2) антоним сүзләрне парлап ясалган: юк-бар, караӊгылы-яктылы, аклы-каралы, этле-мәчеле, урынлы-урынсыз, бата-калка; 3) сүзләрне кабатлау юлы белән ясалган: бөртек-бөртек,эшли-эшли, бергә-бергә, ерак-еракта; 4) аваздаш сүзләрне парлап ясалган парлы сүзләр: кәкре-бөкре, иләс-миләс, алпан-тилпән,иге-чиге.

4. 98 нче күнегү. К.җ.: 1.Кушма, батырлык, көйсез, җәяүле, аучы, сәхнәдәш, урак, изгелек, сөтләч, кирәкле, сакчыл, кискеч, очлы, бишлек, ялтыра, чүплек, ямьсез, дулкынлан, соӊгы, икелән, әтәчтәй, үсмер, яшьлек, нечкәлек. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 99 – 101 нче күнегүләр.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 640.5 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 128

Похожие материалы