А. Бикчантаева "Тәмле сүз"

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Тема: Әминә Бикчәнтаева “Тәмле сүз”

Максат: укучыларны Әминә Бикчәнтаеваның  “Тәмле сүз” хикәясе белән таныштыру, хикәянең проблемасын, идеясын  ачыклау, төп образга анализ бирү, уку һәм язу күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету, укучыларга эстетик тәрбия бирү, әдәпле булырга өндәү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, таблица, “Уку китабы”.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, дискуссия, эзләнү.

Дәрес барышы:

I.                   Оештыру өлеше.

-         Укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау;

-         Укучыларны барлау.

II.                Өй эшен тикшерү (әниләрнең, туганнарының сурәтләрен төшереп алып килү).

III.             Текст өстендә эш.

1.     Сүзлек эш.(Слайд)

2.     Текстны уку. Тәрҗемә итү. План төзү.

3.     Әңгәмә:

1)    Укучылар, сез тәмле сүзен ничек аңлыйсыз? (слайд)

2)    Ә Гөлкәй бу сүзне ничек аңлаган? (текстан табу)

3)    Гөлкәйләргә кем кунакка килгән? Ул аңа нәрсә бүләк иткән?

4)    Курчакны сурәтлә (слайд)

5)    Ни өчен кунак апа башта Гөлкәйне мактый, ә соңыннан шелтәли?

6)    Ни өчен Гөлкәйнең әнисе оялды?

7)    Гөлкәйнең хатасын тап. Сез ничек уйлыйсыз, ул ни өчен дусына юләр ди? Ни өчен ачулана?

8)    Гөлкәйнең ыңгай һәм тискәре якларын табыгыз, атагыз.(слайд)

9)    Хикәя ничек тәмамлана? Проблемасы.

10)          Сез ничек уйлыйсыз, автор ни өчен бу әсәрне язган?

11)          Сез нинди тәмле сүзләр беләсез? (өй эшен күрсәтеп, тәмле сүзләрне атарга) (слайд).

12)          Сез тәмле теллеме? Ә ни өчен бу сүзләр безгә кирәк?

13)          Әсәр сезгә ошадымы? Ни өчен?

 

IV.            Иҗади эш.

1.79 биттәге 7нче күнегүдәге мәкальләрне аңлатыгыз.

2. Матур,чибәр, ягымлы, шаян, итагатьле- бу сүзләр сезнең күз алдыгызга нинди смайлик тудыра? (альбом, төсле каләм)

V. Йомгаклау.

Бүген сез дәрестә нинди яңалыклар белдегез?

V.               Өй эше. Әсәргә иллюстрация эшләгез. Дәрес тәмам. Билгеләр кую. Саубулыгыз!

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 4.81 Mb
Количество скачиваний: 8
Просмотров: 125

Похожие материалы