Адаптированная программа кружка "Халык җәүһәрләре"

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Карга мәктәбендә “Халык җәүһәрләре”түгәрәге эшли.

Бу түгәрәк укучыларның артистлык сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерү максатыннан чыгып оештырылды. “Халык җәүһәрләре” түгәрәге, исеменнән үк күренгәнчә, театр, сәнгать, җыр-бию яратучы укучыларны туплады. Бу түгәрәк шулай ук сәхнә серләренә төшенү, тамашачылар алдында үз-үзеңне тотарга өйрәнү бурычларын үз эченә ала.

Түгәрәктә  сәләтле балалар белән күмәкләп, шулай ук индивидуаль эшләү дә урын алган. Чөнки мәктәбебездә сәнгать сөюче балалар бик күп.  Шундыйларны сайлап алып һәм теләк-хыялларын истә тотып эшләү уңышлы булыр дигән фикергә килдем.

        Һәр халык үзенә хас булган гореф-гадәтләргә бай. Соңгы вакытта туган телебезгә, шулай ук борынгыдан килгән йолаларга игътибар бик нык артты, чөнки татар халкының, башка халыклар кебек үк тарихы, үткәне бик бай, йола-бәйрәмнәре һәм уеннары да күп төрле.

Түгәрәк программасын төзегәндә, укучыларны шушы халык бәйрәмнәре һәм йолалары үрнәгендә тәрбияләү, җыр-биюләрне, такмак-такмазаларны өйрәтү, шулар аша дуслык хисләре тәрбияләү, милли хисләр, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү алгы планга куелды.

Түгәрәктә йөрүче укучыларны балалар шагыйрьләре, әсәрләре белән тирәнрәк таныштыру, аларның әсәрләрен күбрәк уку теләге уяту максатлары да күздә тотылды.

Укучылар шулай ук үткән темалар ярдәмендә иҗади эш итеп шигырь, әдәби әсәр, мәсәл укырга өйрәнеп, сәхнәдә күрә белү, тыңлый һәм ишетә белү күнекмәләрен үстерә ала.

Түгәрәккә йөрүче укучылар югарыда күрсәтелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерергә тиеш.

 

Түгәрәк дәресләрендә татар теле, әдәбияты, рәсем, җыр сәнгате, уеннар һәм сәхнә әсәрләре бәйләнештә бирелә. Дәресләр халкыбызның гореф-гадәтләрен, әдәбиятын, мәдәниятын өйрәнүгә нигезләнә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 67.72 Kb
Количество скачиваний: 9
Просмотров: 90

Похожие материалы