Аныклагыч турында төшенчә.7сыйныф ( татар төркеме)

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
Урок татарского языка для татарской группы.7 нче сыйныф (татар төркемнәре өчен) Тема.        Аныклагыч турында төшенчә   Максат. 1. Укучыларга аныклагычларны таба һәм аларга хас үзенчәлекләрне таный белергә өйрәнү өчен ярдәм итү. 2. Күзәтүчәнлекләрен, фикерләү, чагыштыра белү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү. 3. Башкалабыз Казанга, татар теленә ихтирам тәрбияләү, укучыларда бер-берсенә хөрмәт хисе булдыру. Җиһазлау.   Тест, схема, карточкалар, магнитофон.  Дәрес планы I. Оештыру. Укучылар белән исәнләшү, кәефләрен сорашу, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.   II.     Өй эшен тикшерү. Җөмләнең аерымланган кисәкләре турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау өчен тест эшләү һәм эшнең үтәлешенә нәтиҗә ясау, билге кую.   III. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. 1. Схема ярдәмендә җөмлә кисәкләрен искә төшерү.     а) Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.     б) Баш кисәкләрен ачыклау.     в) Иярчен кисәкләрен ачыклау.     г) Без әле өйрәнмәгән кисәкне анализлау. 2. Аныклагыч сүзенең төзелешен, мәгънәсен ачыклау. 3. Дәреснең максатын җиткерү.   IV. Яңа белемнәрне үзләштерү. 1. Тактадагы җөмләгә грамматик анализ ясау.     а) Җөмләне уку          -    эчтән уку          -    бергәләп уку     б) Җөмләнең баш кисәкләрен табу     в) Иярчен кисәкләрен табу.     г) Аныклагычка сорау кую.     д) Аныкланмыш турында төшенчә.     е) Башка җөмлә кисәкләреннән аермалы ягы. 2. Дәреслек буенча мөстәкыйль эш.     а) әйтелмәгән фикерне табу һәм нәтиҗә ясау. 3. Билгеләмәне әйттерү, билгеләр кую.   V.     Белемнәрне ныгыту. Яңа күнекмәләр формалаштыру. 1. 134-нче күнегү, телдән.     -    сүзлек өстендә эш     -    нәтиҗә ясау 2. Физкультминут. 3. Магнитофон язмасыннан җөмләләр тыңлау һәм аныклагычлар белән тулыландыру.   Контроль һәм үзконтроль. 1. Карточкалар белән эш. 2. Нәтиҗә ясау.   XI. Йомгаклау. 1. Сорауга җавап бирү.     -    Аныклагыч башка җөмлә кисәкләреннән нәрсә белән аерыла? 2. Гомуми билге кую.   X.     Өй эше бирү. Вакытлы матбугаттан аныклагычы булган 3 җөмлә язарга.  
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 38.5 Kb
Количество скачиваний: 17
Просмотров: 73

Похожие материалы