Авторская программа по элективному курсу на тему "Апасым - гомер бишегем"

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

“Апасым – гомер бишегем” дип аталган электив курс программасы, асылда, 9 нчы сыйныф укучыларына адреслана. Аны алдагы сыйныфлардан ук укыта башлау да зарар итмәс иде. Дәрестә укучы эшчәнлеге билге белән бәяләнми. Нәтиҗәләр укучыларның иҗади эшләре белән күрсәтелә. Программа 17 сәгатькә исәпләнә.

     

Электив курсның актуальлеге:

      Әдәбият дәресләре программасының әдәбият укыту бурычлары түбәндәгеләрдән  гыйбәрәт:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.    

2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

 

3. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә  Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм,  гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирү.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 1.09 Mb
Количество скачиваний: 8
Просмотров: 90

Похожие материалы