Балалар китабы көне презентация

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:
Презентация 2 апрель – Халыкара балалар китабы көненә багышланган. Укучылар Г.Һ.Андерсен, аның тормышы, иҗаты белән танышалар. Китапның килеп чыгу тарихы белән дә кыскача гына укытучы таныштырып үтә. Китапны кем уйлап тапкан соң? Беркем дә түгел. Элек кешеләр бер-берсенә кызыклы хәлләрне сөйли торган булганнар. Шуннан соң хәрефләр уйлап чыгарганнар. Беренче кулъязма китаплар күренә башлый. Китап язучылар каз каурые ярдәмендә бер китапны 6-7 ел язганнар. Борынгы Ассириядә Ашшурбанипал патша балчык китаплардан торган зур китапханә булдырган. Балчык китаплар иң борынгылардан саналган. Борынгы Һиндистанда язу өчен пальма яфраклары кулланылган. Египетта китапларны елга камышы – папирустан эшләгәннәр. Хайван тиресе - пергаменттан да китаплар бастыралар. Бер калын китапны эшләү өчен 150 хайван тиресе кирәк булган. Безнең борынгы бабаларыбыз каен тузына язганнар. Беренче кәгазьне кытайлы Цай Лунь уйлап тапкан. Кәгазь ясау технологиясен кытайлар  озак еллар сер итеп саклаганнар. Россиядә беренче китап басу җайланмасын Иван Федоров эшли.   15 гасырда немец Иоган Гутенберг беренче тапкыр металлик хәрефләр уйлап таба. Беренче әлифбаны да Иван Федоров бастыра. Шулай ук укучылар китап турында язучы, галимншрнең канатлы гыйбарәләре белән танышалар. Мәсәлән:”Китап-бакча ул, андагы язулар шул бакчаның гөлләре” (К.Насыйри) , ” Китап минем кулымда, сердәшем ул гомер юлымда ” (С.Хәким), ” Мәңге сүнмәс якты кояш булып , ул нурларын сибә юлыма” (С.Урайский). Укучылар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның китап шигыре белән танышалар. Г.Тукай   «Китап» Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса яшь, - Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам; Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәтүче йолдызым; Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем; Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта, Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка; Ышанычым арта минем үз-үземә, Өмид берлән карый башлыйм булачакка. Китап турында мәкаль-әйтемнәр искә төшерелә. Икенче өлеше укучылар тарафыннан әйтелә.  Мәкальләр 1.     Китап – 2.     Китапсыз өй – 3.     Күп укыган 4.     Күп йөргән, күп белмәс 5.     Уку күңел нуры, укымый калган – 6.     Гыйлемлек – нур, 7.     Уку каты булса да, 8.     Дөнья яктыра көн белән, 9.     Дөнья – йозак, ачкычы - 10.                       Укымаган бер телле, 11.                       Китап галим – 12.                        Беләге юан берне егар, 13.                             Табышмакларга җаваплар табу укучыларны тагын да активлаштыра.      Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.                       Ак җир, кара тап,                       Нәрсә булыр, уйлап тап. Ак ялан, кара сукмак, − Йөри белгән эз табар.                        Ача да яба, ача да яба,                        Җавабын зирәк таба. Киштә башында төпле төргәк, Аңа һәр өйдә хөрмәт, Һәркемгә дә иң кирәк. Агач түгел − яфраклы, Тун түгел − тегелгән.             Кабат-кабат катлама,             Акылың булса ташлама. Теле юк − үзе аңлата.                           Анда бар да бар. Өнсез, җансыз − иң якын дус.   Күрешергә кулы юк, Сөйләшергә теле юк,  Аның белән күрешмәгән, Белешмәгән кеше юк. 2. Кулдан-кулга йөри ул, Бөтен телдә сөйли ул, Белмәгәне юк аның, Көзгесе ул дөньяның.   Бик күп телләрне белсә дә, Сөйләшми бер телдә дә. Өйрәним, дисәң, өйрәтә, Карышмый беркемгә дә   Кичә ахырында укучылар китапханәгә яңа кайткан китаплар белән танышалар, шулай ук Андерсен китаплары да күргәзмәгә куела. Китап турында җыр тыңлап, кичә тәмамлана.
Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 1.22 Mb
Количество скачиваний: 42
Просмотров: 207

Похожие материалы