Баш килеш формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:
      4 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе              Тема:  Баш килеш формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр           Максат: укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнелгән белемнәрне кабатлау;  баш килеш формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр турында белем һәм күнекмәләр булдыру;төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сүзлек запасын баету: бер-береңә игътибарлык,дуслык хисләре тәрбияләү.         Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа, экран, тестлар, мультфильм, презентация        Дәрес барышы: I   Оештыру,уңай психологик халәт тудыру. Чыңлады көмеш кыңгырау, Безне дәрескә чакырып. Кызыклы дәресне башлыйк Парталар артына утырып. -Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик. II  Уку мәсьәләсен кую 1.     Кроссворд чишү. 1 СЛАЙД И С Е М -Нинди сүз килеп чыкты? ( Исем) -Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (җаваплар,Бүгенге дәрестә исем турында сөйләшәбез) -Бик дөрес. 2. Дәреснең темасын, максатын әйтү.     Дәфтәрләргә числоны, теманы язабыз. 3. Матур язу күнегүе - Бүген көн нинди? Бүген тышта кояш нурлары күзләрне чагылдыра. 4.Өй эшен тикшерү. Иҗади эш:“Мин мәктәптән кайткач”темасына хикәя. -хикядән исемнәрне табу, килешләрен билгеләү. -Укучылар, тыңлаган чыгышларда исемнәргә төрле кушымчалар ялганган. Сез инде беләсез исемнәрнең саннар белән төрләнүен, кушымчаларын да беләсез. Исем тагын нәрсә белән төрләнә?(Килеш белән)Нинди кушымчалар ялгана? -Дөрес, хәзер без исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында яңа мәгълүматлар алырбыз.Иялек һәм төшем килешендәге исемнәр дә баш килеше формасында килергә мөмкин. 5. ЭЙ АР ГАЙД Тест сораулары бирелә.     -Беренче баганада сорауларга җавап бирү.  III  Уку мәсьәләсен чишү 1. Укытучы сүзе. Баш килеше формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәр турында сөйләү. а) -Укучылар татар телендә ничә килеш бар? (Татар телендә 6 килеш бар) -Сорауларын искә төшерик. Б.к. кем? нәрсә? 3 СЛАЙД И.к. кемнең? нәрсәнең? Ю.к.кемгә? нәрсәгә? кая? Т.к. кемне? нәрсәне? Ч.к. кемнән? нәрсәдән? кайдан? Ур.в.к.кемдә? нәрсәдә? кайда? б) Иялек һәм төшем килешендәге исемнәрнең баш килеш формасында килүе Җөмләләрне уку, тикшерү •      Укучы укый. – Кем укый? •      Укучы китап укый. – Укучы нәрсә (нәрсәне) укый? •      Укучы әкиятләр китабын укый. – Укучы нәрсәләр (нәрсәләрнең) китабын укый?   в) Баш килеше формасындагы иялек һәм төшем килешендәге исемнәрнең җөмләдәге роле       Баш килеш формасындагы исем: •      Баш килешендәге исем җөмләдә ия булып килә. •      Иялек килешендәге исем җөмләдә аергыч булып килә. •      Төшем килешендәге исем җөмләдә тәмамлык булып килә. 2.   Дәреслек белән эш 104,105 нче күнегү Биремнәрне үтәү, парларда тикшерү 3.     Физкультминутка МИКС ФРИЗ ГРУПП 1.     Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыренә ясалган татарча мультфильм  карау 2.     Музыка астында бию, ял итү 3.     Сорауларга җавап бирү: IV  Мөстәкыйль эш.   Карточкалар белән эш •      Төшеп калган исемнәрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. •      Исемнәрнең килешләрен билгеләгез Җизнидә – кунакта.          Агач саплы табада йомырка кыздырдылар. Ак күмәчкә май яктылар. Йомырка тәбәсен малайлар, йокыдан гына торсалар да, бик тиз ашап бетерделәр.         Малайлар, тел белән әйтмәсәләр дә, шәһәргә килүләреннән бик канәгать иделәр. Нәгыймгә дигән дүрт җәпле пәкене җизниләре үзе бүләк итте. Хәтта кайчысы да бар! Икесенә дә күлмәк, дәреслекләр сатып алдылар. ·        Дөреслеген тикшерү ·        Үзбәя V  Кабатлау Тестлар белән эш.   VI  Рефлексия. 1.     ЭЙ АР ГАЙД. ·        Тест сорауларына икенче баганада җавап бирү. ·        Дәрес башындагы җаваплар белән чагыштыру. ·        Ни өчен дәрес башындагы фикерләрегез  дәрес ахырында үзгәрде? Фикерләрне тыңлау.Үзбәя. 2.     Дәрескә нәтиҗә ясау. -Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? 3.     Өй эше бирү. 108 нче күнегү. Рәсемнәр буенча баш , иялек , төшем килешендәге исемнәрне кулланып җөмләләр язырга 4.     Белемнәрне бәяләү. СЛАЙД . Үзбәя ·        Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – “5” ·        Әйбәт эшлим, материалны аңладым – “4” ·        Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – “3” ·        Дәрес күңелле булды, ләкин мин үзем генә бер нәрсә дә эшли алмыйм – “2”
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 59.5 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 136

Похожие материалы