Здесь была ссылка на работу Башлангыч мәктәптә проект эшчәнлеге автора Нафигина Нурфия Гумеровна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе. Проект эшчәнлегенең нигезе- тикшеренү эше. Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү. Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә. Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы.Ләкин укучылар белән барлык фәннәр буенча да проект эшчәнлеге оештырырга мөмкин.Ә иң беренче проектның проблемасы яки идея барлыкка килергә тиеш. Балалар эшенең күрсәткече 1-4 классларда рәсем, инша,табышмак, шигырь, сүзлек һәм башкалар булырга мөмкин. Проек эшенең нәтиҗәсе 1-2 классларда мәгълүмат тупланган китап яисә альбом 3-4 классларда проект эше презентация, сценарий, фильм, каталог һ.б ярдәмендә башкарылырга мөмкин. Укучыларга проект эшчәнлегенә йомгак ясаганда 1.Проект эшендә нәрсә кызыклы булды? 2.Аеруча нәрсә ошады? 3.Нинди яңалыклар белдең? 4.Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме? 5.Киләчәктә нинди проект эшен дәвам итәр идең? -кебек сораулар бирергә була.