Башлангыч сыйныф укучылары өчен

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Чыршы бәйрәме

 

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Балалар. Исәнме, чыршы!

Алып баручы. Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

1нче бала.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

2нче бала.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Кыш яки чыршы турында җыр җырлана.

Үсте чыршыбыз урманда Шаулап торды ул анда.

3нче бала.

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

4 нче бала.

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур бәйрәм

Яшел тора һаман да

Алып баручы. Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. Тылсымлы таяк белән.

Алып баручы. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?

Хат ташучы саескан керә.

Саескан. Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма.

Алып баручы. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Укый.)

Юлны бик зур көрт баскан,                          Кайгырмагыз сез шулай да,

Шуңа бик әкрен киләм,                                  Чыршы төбендә күп кар,

Кызурак та килер идем,                                Көри торыгыз шунысын –

Түшәлсә юлга чирәм.                                    Кар астында бер сер бар.

Берничә бала кечкенә көрәкләр алып чыршы төбен көри. Акмамыкка уралган тылсымлы таяк килеп чыга.

Алып баручы. Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә:

«Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк. Ә мин тылсымлы таякны селтим.

Балалар сүзләрне кабатлыйлар. Алып баручы таякны селти. Утлар кабына. Чыршы турында җыр җырлыйлар.

Алып баручы. Кыш бабай озаклады бит, балалар. Карт кешегә карлы юлдан атлавы авыр шул. Ничек ярдәм итик икән аңа?

Кызылтүш костюмы кигән бала.

Кыш бабайга без үзебез                                               Юлны чистартыйк кардан без,

Булышырбыз бергәләп.                                 Җыелышып, күмәкләп.

Кызылтүш костюмнары кигән балалар бииләр.

Фонарьлар. Ә без, нәни фонарьлар, юлны яктыртырбыз. Кыш бабайга килергә якты булсын.

(Фонарьлар биюе башкарыла.)

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, кошчыклар, рәхмәт сезгә, фонарьлар. Хәзер Кыш бабайга килүе җиңел булыр, тиздән килеп тә җитәр ул.

Залга бер-бер артлы кар йомарламнары очып керәләр.

Алып баручы. Нигәдер салкын булып китте. Бу ни хикмәт? Кар йомарламнары оча. (Ишеккә бара.) Ә, менә безнең белән кем шаяра икән. Ай-һай, Кыш бабай, шаян да инде үзең, кер әйдә тизрәк. Сине күптән сагынып көтәбез.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

Басыгыз чыршы тирәли –

Бер җырлап алыйк әле,

Бер уйнап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле,

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

Җыр җырлана.

Кыш бабай. Ә хәзер уен уйнарбыз. Музыка уйнаганда барыбыз да биибез. Ул туктауга кем нинди кыяфәттә кала, шул килеш селкенми торырга тиеш. Кем селкенә, шул бала уеннан чыга. Мин аны урынына утыртам.

Музыка берничә кабат уйнала һәм туктый. Һәр уен саен Кыш бабай селкенгән балаларны берәмләп-берәмләп утырта тора. Уен ахырына бер җиңүче калырга тиеш. Кыш бабай җиңүчегә приз бирә яки балалар кул чабып алкышлыйлар. Уеннан соң Кыш бабай башын тотып арлы-бирле йөри башлый. Эзләнә, чыршы астын барып карый.

Алып баручы. Кара әле, Кыш бабай, ни булды сиңа?

Кыш бабай. Оныгымны эзлим. Кая китте икән?

Алып баручы. Ул бит әле килмәде.

Кыш бабай. Һм-м... Килмәде, дисең инде алайса. Алай... Куян, Төлке, Аю, килегез әле монда. Хәзер тиз генә урманга барып Карчәчәкне алып килегез.

Җәнлекләргә дуга бирәләр. Алар шуңа җигелгән сыман итеп, чыршы тирәли әйләнәләр һәм Карчәчәк өе янына килептуктыйлар.

А ю, Т ө л к е, К у я н. Карчәчәк, син өйдәме? Чык әле бире!

Карчәчәк өендә ут кабына. Җыр көйләгән тавыш ишетелә.

Аю, Төлке, Куян. Карчәчәк, чык инде!

Карчәчәк чыга.

Карчәчәк. Исәнмесез, урман җәнлекләре! Мине нигә чакырдыгыз?

Аю. Балалар сине бакчада чыршы бәйрәменә көтәләр.

Карчәчәк. Мин һич каршы түгел, киттек тизрәк.

Дугага бәйләнгән бауны дилбегә сыман итеп тотып, чыршы тирәли әйләнеп чыгып балалар каршысында туктыйлар. Җәнлекләр урыннарына утыралар.

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк.

Карчәчәк.

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.  

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйм әле!

(Карчәчәк бии.)

Кыш бабай.

Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр. Сөйләп бетергәч Кыш бабайяңадан торып әрле-бирле йөри башлый.

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыккакертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчыктөпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Елаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Ни булды, кем елый?

Иркәбикә керә, үкереп елый.

Кыш бабай. Ә...ә...ә... бу син икән, Иркәбикә, һаман шул начар гадәтеңне ташламадыңмы әле? Ни булды тагын? Нигә елыйсың инде? Ничек тынычландырыйм инде бу кызны, бәйрәмнең ямен җибәрде ләбаса.

Иркәбикә (буш урындыкка утырып елый). Эссе! Миңа эссе!

Карчәчәк.

Якын дусларым!

Ак чәчәк кебек

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре тезелешеп килеп, биеп кире утыралар.

Иркәбикә (аяк тибеп). Миңа салкын!

Кыш бабай. Кызкайны җылытыгыз, тизрәк юрган китерегез!

Иркәбикә (бераз дәшми утыра һәм кинәт кычкыра). Якты! (Утны сүндерәләр.) Караңгы! (Утны кабызалар.) Якты! (Тагын сүндерәләр.) Караңгы! (Кабызалар.) Күңелсез! (Елый.)

Кыш бабай.

Наяннар, бире килегез!

Тизрәк бер бию биегез!

Петрушкалар бии. Иркәбикә тагын елый башлый.

Кыш бабай. Ни эшлик инде бу елак белән? Тәки бәйрәмне бозарга маташа бит бу.

Алып баручы. Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.

Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.) Көл, Иркәбикә!

Иркәбикә кычкырып көлә башлый.

Кыш бабай (тагын бер бөртек сакалын өзеп пышылдый). Бие, Иркәбикә!

Иркәбикә биергә тотына.

Кыш бабай, Карчәчәк, алып баручы – бар да бергә биеп китәләр.

Иркәбикә. Нинди күңелле икән еламагач. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай. Балаларга да күңелле булсын әле, әйдәгез, бергәләп биик.

Күмәк бию.

Иркәбикә. Болай гына булмый инде, Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай. Өләшербез, әлбәттә. Тик, Иркәбикә, сиңа бүләк булмас ахры.

Иркәбикә. Нигә инде, Кыш бабай?

Кыш бабай. Нигә дип сорап торган буласың тагын. Елак бит син, кирәксә дә елыйсың, кирәкмәсә дә.

Иркәбикә. Юк, Кыш бабай. Башка һич тә еламам.

Кыш бабай. Ярар, карап карарбыз алайса. Кая соң әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.) Болай булгач, күчтәнәчсез калдыгыз барыгыз да. (Иркәбикә үкереп елый башлый.) Ә мин, балалар, Иркәбикәне генә сынамакчы булган идем. Ул еламаска сүз бирде, үзе сүзендә тормый бит.

Иркәбикә (кинәт елаудан туктый). Юк, юк, Кыш бабай, онытылып кына киттем, еламыйм.

Кыш бабай.

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кер, капчыгым, тизрәк!

Күчтәнәч бик тиз кирәк.

Капчык керә. Аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра. Чыршы артына китеп бара.

Кыш бабай. Син кая киттең болай?

Капчык. Ил гизәргә, Кыш бабай.

Кыш бабай. Әйтче әле, капчыгым, син ни эшләргә тиеш?

Капчык дәшми.

Кыш бабай.

Тиеш син тик торырга!

Әллә уйлыйсыңмы син,

Миннән алдан йөрергә?

Капчык.

Бүләк тутырып эчемә,

Килдем мин дә бирегә.

Ләкин, Кыш бабай, бүген,

Эшлим барсын кирегә.

Кыш бабай (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән).

Кар, боз, буран, өермә,

Тик тор, димен, йөремә!

Капчык.

Ярый, туктыйм, Кыш бабай.

Менә капчык, туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар әйтсен шуны.

Балалар. Күчтәнәчләр.

Капчык.

Ай, һай-һай, малай,

Зирәк икәнсең алай.

Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?

Капчык. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.)

Кыш бабай белән алып баручы чыршы төбеннәнкүчтәнәчләр алалар. Башлап Иркәбикәгә бәрәңге тутырылган пакет бирәләр.

Иркәбикә. Шушымы инде, Кыш бабай, синең күчтәнәчең? Балалар, карагыз әле.

Кыш бабай. Юк, Иркәбикә, балаларга мин башка төрле күчтәнәчләр әзерләдем. Менә. (Кәнфитләр тутырылган пакетлар өләшә. Иркәбикә ни эшләргә дә белми карап тора, елыйсы килсә дә түзә, еламый.) Балалар, монда тагын бер пакет калды. Бусы кемгә соң? (Балалар дәшми.) Балалар, бу Иркәбикәгә инде, күрәсезме, ул күчтәнәчкә бер пакет бәрәңге генә алса да бу юлы еламады, түземлеге җитте. Аңа бу күчтәнәч.

Иркәбикә. Рәхмәт, Кыш бабай! Моннан соң мин дә елак булмам, түзем булырмын. Әйдәгез чыршы белән саубуллашып бер җыр да җырлап алыйк әле.

Җырлап чыршы тирәли әйләнеп чыгалар.

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.           

Яңа бәхетләр китерсен  

Сезнең һәрберегезгә.      

Килермен киләсе елга,  

Ә сез белем туплагыз,   

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Сау бул, Кыш бабай.

Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршытирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!»дип чыгып китәләр.

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 70 Kb
Количество скачиваний: 5
Просмотров: 97

Похожие материалы