Безнең музейларыбыз. (7 класс)
Предмет: | Классному руководителю |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Яннаева Рима Хайдаровна
|
Тема.Безнең музейларыбыз.7 кл.,дәреслек авторы:Хәйдәрова Р.З
Максат: 1)”Безнеӊ музейларыбыз” тексты белән таныштыру; Татарстан музейлары турында белемнәрне арттыру;
2) лексик тема буенча яӊа сүзләр белән таныштыру һәм аларны гамәли үзләштерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү;
3) туган якның мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту, тарихыбызга хөрмәт тәрбияләү;
4) фикерләү сәләтен үстерү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева” 7 нче сыйныф өчен татар теле” дәреслеге.
Дәрес барышы.
Ι Оештыру өлеше. (уңай психологик халәт тудыру)
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, укытучы апа!
- Исәнмесез, кунаклар!
- Бүген ничәсе?
- Бүген атнаның нинди көне?
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Сыйныфта кем юк?
- Һава торышы нинди?
- Хәзер елның нинди фасылы?
- Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
( Исәнләшү:укытучы-укучы, укучы-укучы)
ΙΙ Актуальләштерү.
1. Аудирование.
- Прослушайте и укажите слова со звуком [ә]: сәфәрләргә, истәлекле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре, сәнгать, беләзек, көмеш чулпы, читек, калфак, бизәк.
- Укажите слова,отвечающие на вопрос кайда?: илләргә, музейда, Казан шәһәрендә, Татарстанныӊ башкаласында.
2. Өй эшен тикшерү.
Сүзләрнең тәрҗемәләрен тикшерү.
Сынлы сәнгать- изобразительное искусство
Сәфәр- путешествие
Үзенчәлекле- особенный
Гасыр-век
Мәгълүмат- информация
Оештыручы- организатор
Мәдәният- культура
Көнкүреш- быт
Гореф-гадәт - обычай
Хәтерләтә- напоминает
Кыйммәтле - драгоценный
Күргәзмә- выставка
Күренекле- известный
Кулъязма-рукопись
-Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре исемнәрен кабатлау.
(1 слайд )
ΙΙΙ Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1.Текстны уку. (82 бит 3 күнегү)
2. Сүзлек белән эш. (2 слайд)
мәдәният – культура
затлы – драгоценный, благородный
гореф – гадәтләр – обычаи, традиции
энҗе – жемчуг
халык иҗаты – народное творчество
туплана – накапливается
биредә – здесь, тут
көнкүреш – быт
сәйлән – мелкий бисер
2. Русчадан татарчага тәрҗемә.
В музееях накапливается историческое богатство; самый большой музей- Национальный Музей Республики Татарстан; А.Ф.Лихачёв - историк и археолог; отражает быт татарского народа; есть музеи, отражающие творчество знаменитых личностей, хранятся летописи.
ΙV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1.Сорауларга җавап алу. (3 слайд)
- Казан шәһәрендәге иӊ зур музей нинди?
- Кем ул А.Ф.Лихачёв?
- Хәзер музейда ничә экспонат бар?
- Сынлы сәнгать музее кайсы урамда урнашкан?
- Анда ничә экспонат бар?
- Казанда тагын нинди музейлар бар?
2. Уен. “Дөрес-дөрес түгел”(Тактада дөрес, дөрес түгел сүзләре беркетелә,бер укучы такта янына чыга, укучылар аңа тексттан гыйбарәләр әйтәләр, ә укучы гыйбарәнең мәгънәсенә карап, “дөрес” яки “дөрес түгел” сүзләре язылган гыйбарә янына баса.)
Мәсәлән: Казанда музейлар күп - (дөрес);
иӊ зур музей – Сынлы сәнгать музее – ( дөрес түгел);
Карл Маркс урамында Сынлы сәнгать музее урнашкан - (дөрес);
музейда көмеш чулпылар бар - (дөрес).һ.б.
3.Физкультминутка. (4,5,6 слайдлар)
4. Дәреслек буенча эш. (83 бит 7 күнегү)
Диалоглар төзү һәм парларда эшләү.
V Йомгаклау:
-Без бүген дәрестә нишләдек?
-Без нәрсә турында укыдык?
- Безнең шәһәребездә музейлар бармы?
- Сез музейларга йөрисезме?
VΙ Өй эше. 83 бит 8(1) күнегү. 7слайд.
Билге кую.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 18.25 Kb |
Количество скачиваний: | 23 |