Числа в пределах 20.

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

1 класста математика дәресе. 3 нче чирек..

Дәрес темасы: 20 эчендә саннар. 

Дәреснең максаты: Укучыларның бер дистә һәм  берничә берәмлектән торучы саннарны барлыкка китерә ,укый, яза  белү күнекмәләрен камилләштерү.

Мәсьәләләр:

- өйрәтүче: Икенче дистә саннары ясалышының эзлеклелеген кабатлау, исәпли , мәсьәләләр чишә белү күнекмәләрен камилләштерү.  

-үстерелешле: укучыларның куелган максат һәм аны үтәү шартлары нигезендә уку күнекмәләрен планлаштыра, бәя бирә белү күнекмәләрен үстерү.

-тәрбияви:   Эш – күнекмәләрне чишү өчен иҗади якын килүчәнлекләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:  укучылар бер дистә һәм берничә берәмлектән саннар барлыкка китерә белергә өйрәнәләр; 20 саннары эчендә санау эзлеклегенә таянып саннарны чагыштыра беләләр;  икенче дистә берәмлекләрен укый, яза беләләр; өйрәнгән типтагы мәсьәләләрне чишә беләләр; үз эшләрен контрольдә тота һәм бәяли беләләр.

Дәрес тибы: үткәннәрне ныгыту дәресе.

Укучыларның эш формасы: индивидуаль, фронталь, төркемдә.

Техник җиһазланыш:укытучы ноутбугы, проектор, интерактив такта.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 214.54 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 79

Похожие материалы