ДОКЛАД “Укучыларда математика фәненә кызыксыну уяту һәм фикерләү сәләтләрен үстерү”

Предмет: Математика
Категория материала: Конспекты
Автор:

Кайсы гына тармакны алсак та, һәр җирдә математиканы яхшы белү  таләп ителә. Физика, химия, география дәресләрендә дә укучылар формулалар белән танышалар, төрле зурлыкларны исәплиләр, схема, таблицалар, диаграммалар төзиләр. Шулай ук тормышта да математика фәнен белү кирәк. Балаларга математикадан төпле белем бирү кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз.

Безгә математика укытучыларына укучыларның фикерләү сәләтен үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Дәрестә вакытны шаблон күнегүләр эшләүгә сарыф итмәскә, ә бәлки балаларның кызыксынуларына, белемнәренә туры килә торган мәсьәләләр чишәргә кирәк. Мәсьәлә чишү- бала өчен ачыш ясау ул. Гади генә мәсьәлә дә укучының кызыксынуын арттыра, уйларга мәҗбүр итә. Әгәр бала мәсьәләне үзе чишсә, аның өчен икеләтә шатлык була, ул зур кәнагатьләнү хисе кичерә. Укытучы юнәлтүче сораулар биреп, күнегүне үтәргә ярдәм итә. Ләкин  укытучының ярдәме җитәрлек булмаса, яисә ул кирәгеннән артык булса, моның балага бернинди дә файдасы юк. Укучының үзенә дә беркадәр эш калырлык булсын. Шул очракта гына уку хезмәтенең нәтиҗәсе күренә. 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 43 Kb
Количество скачиваний: 9
Просмотров: 94

Похожие материалы