Дәрес эшкәртмәсе. "Аергыч һәм аның беледерелүе" (7 класс)

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:
Исемне ачыклап килгән теләсә нинди сүз аергыч дип атала. Димәк, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре дә аергыч була ала. Аергычны билгеләү өчен, башта исемне, аннары аңа ияргән сүзне табарга кирәк. Җөмләдә исем урынында килгән алмашлык һәм санны ачыклаучы сүз дә аергыч була (мисал: кызларның берсе аңа карап елмайды) Аергычлар җөмләнең төрле урынында башында, уртада килә ала. Аергычларның барысы да үзен иярткән кисәктән алда килгән, һәм ияртүче кисәк кайда булса, алар да шунда торалар. Аергычны ияртүче кисәк аерылмыш дип атала.
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 58.5 Kb
Количество скачиваний: 34
Просмотров: 163

Похожие материалы