Дәрес планы. "Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау". 6 сыйныф (татар төркеме)

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Дәрес темасы: Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

           Максат: Исем сүз төркеме буенча белемнәрне актуальләштерү.

Өйрәтергә:

-         исемнең грамматик билгеләрен (килеш, тартым, сан) дөрес кулланырга;

-         көндәлек тормышта сөйләм этикасы нормаларын сакларга;

-         татар халкы мәдәниятына карата хөрмәт, игътибарлылык, горурлык хисләре тәрбияләргә;

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

-         исемнең грамматик билгеләрен дөрес куллана белү;

-         сөйләм этикасы нормаларын саклап сөйләшә  белү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

-         татар халкы мәдәниятына карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

    Җиһазлау. Дәреслек.Таратма материаллар: карточкалар, тестлар; компьютер, проектор, экран, презентация.

 

Дәрес тибы. Кабатлау дәресе.

 Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: ТЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН, РАУНД РОБИН, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ  ТЭЙБЛ, РЕЛЛИ РОБИН, ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ, ТИМ ЧИР.

         Предметара бәйләнеш: әдәбият, мәдәният.

Белем процессында универсаль укыту эшчәнлеге:

танып белү УУЭ:

- предметны белдергән сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү;

- исемнең грамматик билгеләрен дөрес куллана белү;

- предметны белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү;

фикерләрне тапшыру УУЭ:

- төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;

- үз фикереңне формалаштыру;

- фикерләрне фактлар белән дәлилләү;

- төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру;

даими УУЭ:

- укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм ныгытуның мөстәкыйль чараларын эзләү;

- предметара бәйләнеш булдыру;

- эшне алгоритмнар кулланып башкару;

 

- эшнең нәтиҗәсен тикшерү.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 28.59 Kb
Количество скачиваний: 13
Просмотров: 138

Похожие материалы