Эш программасы «Әдәби уку» 2 нче сыйныфлар, рус төркемнәре.

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Аңлатма язуы

Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү турындагы Законын, Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелә.

2 нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - Казан, 2008ел; татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында; Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларга 1-11нче сыйныфлар/ [басма өчен Җ.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011., нигезләнеп төзелде.

Татар теле: Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова. Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге . Казан: “Татармультфильм” 2013.

Программа дәрәҗәсе – базовый.

2 нче сыйныфлар өчен төзелгән эш программасы әдәби уку буенча елга 34 сәгатькә исәпләнә, гимназиянең 2013-2014нче уку елы өчен расланган укыту планы буенча әдәби укуга атнага 1 сәгать бирелә. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программасы 168 сәгатькә (татар теле белән берлектә) исәпләнгән, сәгатьләр саны кимүе гимназиянең 2013-2014 нче уку елы өчен расланган укыту планына нигезләнеп эшләнелде. Программа таләп иткән минимум эш программасына кертелде. 2 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планлаштыру эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр тәшкил итә. Программада “Яз” һәм “Көндәлек режим” темалары каралмаган. Ел фасыллары темасында өзлексезлекне саклар өчен 1 сәгать ”Яз” темасына бирелде. “Көндәлек режим” темасы 3 нче сыйныф программасына кертелгән, 2 нче сыйныфта темага бәйле башлангыч лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләрен өйрәнү максатыннан “Көндәлек режим” темасына 3 сәгать бирелде.

Татар теленнән эш программасы ике олештән тора: аңлатма язуы һәм тематик планлаштыру.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 34.34 Kb
Количество скачиваний: 23
Просмотров: 125

Похожие материалы