Филологик профиль буенча эшләүче 10 нчы сыйныфтататар телен укыту авторлык программасы

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Татарстан Республикасы Чистай  муниципаль районы

“Татар Талкышы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль казна белем  учреждениесе

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Чистай  муниципаль районы

 

“Татар Талкышы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль казна белем  учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  Филологик профиль буенча эшләүче

 

10 нчы сыйныфта

 

татар телен укыту

 

 авторлык  программасы

 

 

 

(102 сәгать)

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                      Югары квалификацион  категорияле татар                       

 

 

 

                                                                                                                           теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова   

 

                                                                           

 

                                                                             Гөлчәчәк Рәмдис  кызы

 

                       

 

 

 

Аңлатма язуы

 

 (10 нчы сыйныф өчен)

 

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

 

 

 

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

  4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  5. Дәреслек: Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 10-11 нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге (М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов.- Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 10-11 нче  сыйныфлар өчен дәреслек.-Казан: Мәгариф,2008, Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев –Хәзерге татар әдәби теле.-Казан: Мәгариф,2006., Ф.С.Сафиуллина-  Хәзере татар әдәби теле.-Казан : Мәгариф,2002.

     

    Программа 10 нчы профильле (филологик) сыйныфта татар телен тирәнтен өйрәнүне күздә тота.  Татар телен  өйрәнүгә атнага 3 сәгать исәбеннән 35 атнага 105 сәгать вакыт бирелә.

     

                Эш программасы структурасы.

                Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

    Эш программасының эчтәлеге.  

                Профиль сыйныфы буларак, программа фонетика һәм орфоэпияне, графика  һәм  орфографияне,  морфологияне, лексикологияне тирәнтен үзләштерүне күздә тота. 10 нчы сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген  шулай ук мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә. .

    10  нчы сыйныфта ана теле дәресләрендә белемнәр тагын да тирәнәйтелергә, шуның белән бергә ана телен гамәли куллану күнекмәләре дә бирелергә тиеш. Милли төбәк компоненты да тематик планлаштыруда күрсәтелде. Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 10-11 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов.- Татар теле, 10-11 нче  сыйныф.-Казан: Мәгариф,2008, Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев –Хәзерге татар әдәби теле.-Казан: Мәгариф,2006., Ф.С.Сафиуллина-  Хәзере татар әдәби теле.-Казан : Мәгариф,2002., нигезләнеп төзелгән тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде.

     

         

    . 10-11 нче сыйныфларда татар теленнән белем бирүнең максатлары

 

  • Телне тулы бер система буларак күзаллау.

  • Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.

  • Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.

  • Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.

  • Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  • Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

 

            10 нчы сыйныфта бирелә торган белем, осталык һәм күнекмәләрнең күләме җәмгыятебезнең иҗтимагый  функцияләренә туры китереп билгеләнә. Төп идеясе-укытуның фәнни һәм гамәли нигездә оештырылуы, телне тирән белү, туган тел ярдәмендә үзара иркен аңлашу, уй-фикерләреңне һәм хис –тойгыларыңны дөрес һәм төгәл итеп белдерү

 

Ана телен өйрәнүнең максатлары  шулай ук түбәндәгеләр:

 

  • укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, сөйләмә һәм язма телен үстерү белән беррәттән, рухи дөньясын баету, реаль чынбарлыкка дөрес караш формалаштыру, тормыш вакыйгаларына хәбәрдарлыгын тәэмин итү;

  •  татар теленнән алынган теоретик материалны (тел системасын) аңлап үзләштерүне һәм тел фәнен яхшы белүне тәэмин итү.

     

    Төп бурычлар

 

  1. Татар теленең фонетика һәм орфоэпияне, графика  һәм  орфография,  морфология, лексикология тармаклары буенча тирәнтен  белем бирү.
  2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.
  3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.           

 

 

 

Коммуникатив компетенция буенча:

 

 

 

  1.  Сөйләмдә аралашу өлкәләре һәм ситуацияләрен белү. Аралашу  ситуацияләренә бәйле тел һәм сөйләм берәмлекләрен белү.

  2. Сөйләм эшчәнлегенең барлык  төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) камилләштерүне дәвам итү

  3. Аралашуның төрле өлкәсенә караган диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү

  4. Төрле характердагы текстларны төренә карап, аны төрлечә уку күнекмәләрен камилләштерү,укып аңлау,төп мәгълүматны дөрес кабул итү

  5. Тәкъдим ителгән текстны мәгълүмати әһәмияте ягыннан үзгәртү.

  6. Төрле стиль һәм жанрларга караган текстлар төзү.

  7. Функциональ стильләр( фәнни, рәсми эш, публицистик, сөйләм һәм матур әдәбият стильләре), аларның үзенчәлекләре.

  8. Фәнни һәм  рәсми аралашуның телдән һәм язма формаларын куллану.доклад, реферат, тезис., бәяләмә, алу кәгазе, ышаныч кәгазе, резюме  

        кебек төрле жанрдагы зш кәгазләрен язу күнекмәләрен камилләштерү.

 

 

 

Лингвистик компетенция буенча:

 

 

 

  1. Телнең кеше тормышында һәм җөмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.

  2. Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

  3. Татар теленең үсештә булуы.Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

  4. Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

 

    

 

 Тел турында гомуми мүлгълүматы буенча:

 

 

 

     1.  Телнең иҗтимагыый күренеш һәм тамгалар системасы булуы. Аның төп функцияләре.

 

     2.  Төрки телләр һәм татар теле. Татар әдәби телнең барлыкка килүе һәм үсеше.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 90.17 Kb
Количество скачиваний: 11
Просмотров: 90

Похожие материалы