Хокукый турнир
Предмет:
|
Классному руководителю
|
Категория материала:
|
Конспекты
|
Автор:
|
Хабибуллина Сюмбель Габдулловна
|
Здесь была ссылка на работу Хокукый турнир автора Хабибуллина Сюмбель Габдулловна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару – балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше. Класстан тыш эшләр – исеменнән үк күренгәнчә – дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта баланың белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зөвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбия сәгатьләре ул. Класстан тыш эшләрне үткәрү формалары күп төрле. Без турнир формасын сайлап алдык. Бу сүз Көнбатыш Европадан кергән, беренчел мәгънәсе спорт өлкәсенә караса да, бүген урта һәм өлкән класс укучылары коллективлары арасында оештырылган, белемнәргә нигезләнгән ярыш-бәйгене турнир дибез. Турнирыбыз “Балалар хокуклары” темасына оештырылды. Әлеге тема балаларның яшь үзенчәлекләренә карап сайланды һәм бик актуаль. Турнирда 7 һәм 8 класс укучылары катнашты. Аларга бүгенге көндә 13-14 яшь. Яшүсмер чакны җәмгыять белеме дәресләрендә 12-15 яшь аралыгы дип билгелибез. Бу чор – кеше тормышында иң җаваплы вакыт, чөнки ул өлкән кеше белән бала арасындагы күчеш юлы. Әлеге юлдан тайпылмыйча атлау ул – зур җаваплылык. Ләкин яшүсмерләр мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә омтыла, үзен һәрвакыт хаклы дип саный, яңа дуслар, маҗара-кызыклар эзли. Ләкин тормыш тәҗрибәсе җитенкерәмәү сәбәпле, алар балалар яисә өлкәннәрдән күбрәк хата ясыйлар. Барыбыз да күреп-белеп торабыз, яшүсмерләр арасында хокук бозуларның саны арта бара. Ә хокук бозу очрагы булган икән, димәк, җаваплылык та булачак дигән сүз. Ә монысы инде кеше гомере буена кара тап булырга мөмкин. Укучыларны менә шундый ялгышлардан саклау – тәрбия процессының мөһим бурычы. Моңа хәтле бу темага класс сәгатьләре үткәрелде, әңгәмәләр, район балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Бүгенге чара әлеге эшләрнең дәвамы булып тора. Максат һәм бурычлар билгеләнде: укучыларның хокук буенча белемнәрен арттыру, бер-берләренә, шул ук вакытта законга хөрмәт формалаштыру, әхлак сыйфатлары тәрбияләү; балаларга хокуктан башка - бурыч , бурычтан башка хокук юклыгына төшенергә ярдәм итү. Чарага әзерләнү эшләре барды: укучылар ике төркемгә бүленделәр, төркемнәргә исемнәр уйладылар, һәр укучы үзе белән таныштыруны әзерләде. Моңа хәтле өйрәнгәннәрне кабатлап чыктылар, һәр төркем “Юридик консультация” дип аталган тур өчен бер күренешне сәхнәләштерде. Турнир 3 өлештән: оештыру, төп өлеш һәм йомгаклаудан торды. Оештыру моменты “Әйдәгез, танышыйк!” исеме астында үтте. Турнирның төп өлеше 5 тур итеп оештырылды. Әлеге 5 турда хокукый терминнар белән эшләү, укучыларның үз хокукларын белүләренә карата биремнәр, закон бозуларга карата халык фикерен карау, юридик ситуацияләрне чишүгә карата биремнәр башкарылды. Белгәнебезчә, кеше информацияне ишетү яки күрү анализаторлары аша кабул итә. Шуңа күрә чара барышында презентация рәвешендә сораулар экранда бирелеп барды. Психологик комфорт булдырырга, һәр укучыга якын килеп, һәрберсенең фикерләрен тыңларга-белергә омтылдым. Эш барышында укучылар белән ике арада аралашуның демократик стиле кулланылды. Чара тәрбия максатларына һәм балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә дип саныйм.
Тип материала:
|
Документ Microsoft Word (doc)
|
Размер:
|
63.5 Kb
|
Количество скачиваний:
|
7
|
Просмотров: 126
Похожие материалы