“Мәдәният елын” ачу тантанасы. Класстан тыш чара.

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:
-Хәерле көн мәктәбебез кунаклары! -Сезне сәламли  Сөләй урта мәктәбе укучылары! - Ә син беләсенме Илһам , 2014 ел -Россиядә “Мәдәният елы” дип игълан ителде бит. - Беләм ! Ә мәдәният- нәрсә соң эле ул? - Мәдәният сүзе  - бик күп мәгънәгә ия. -Мәдәният- ул җыр һәм бию дә, шигърият тә, шулаймы? - Әйе, әле ул-спорт, сәнгать, җир эшкәртү, кануннар , кагыйдәләр дә. -Мәдәният сүзенең 200 дән артык аңлатмасы бар. - Менә нинди бай эчтәлеккә ия мәдәният сүзе. Икенче алып баручы. -Җир эшкәртү, чәчү, уру-халкыбыз мәдәниятенең иң күркәмедер, мөгаен. (Музыка уйный, укучылар керә. Сука белән җир сөрү, чабата киеп чәчү, урак белән уру күренеше) Беренче алып баручы. -Хәтерләүдән курыкма син! Ил үткәнен онытма син! Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен, Ни иккәнен, ни чәчкәнен Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. Икенче алып баручы. Хәтерләүдән курыкма син! Ил үткәнен онытма син! Һәр карыш җир сугарылган Шәһит җаннар каннарында. Һәр нигезнең, һәр авылның Һәр каланың үткәне бар Гыйбрәт алырлык мирасның Калганы бар, киткәне бар.. Беренче алып баручы Әкияттәнме әллә син, бала? Аяк баскан саен моң кала Күңелләрдә, җанда, күзләрдә Соклану һәм табыну сүзләрдә, Әкияттәнме әллә син бала? Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт, Җилдән җитез йөреш-хәрәкәт, Биегән кеше  чынлап бай булсын Хыялында гел сәнгать булсын
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 39.5 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 101

Похожие материалы