Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан.

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

                 Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы — хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып «әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан — ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

                          Рәхимсез сугыш беркемне дә урап узмый. Сугышның беренче көннәреннән үк туган авылым Норманың да типсә тимер өзәрдәй ир-егетләре Ватанны саклау өчен яу кырына китәләр. Алар арасында минем бабам- Гыйззәтуллин Гайфулла Гыйззәтулла улы да була.

                         Бабам 1906нчы елда Норма авылының таза хәлле крестьяны Гыйззәтулла һәм Шәмсеҗиһанның сигез балалы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Гыйззәтулла һәм Шәмсеҗиһан тырыш кешеләр була . Ике ат, башка маллар өстенә, 30 баш умартасы да була аларның. Революция булып, колхозлар төзелә башлагач, бөтен мал- туарын биреп ,колхозга керә Гыйззәтулла.

 

                      1931нче елда бабам Гайфулла гаилә корып җибәрә. Башта әбием белән бергә колхозда эшлиләр,аннан соң,йорт салып , башка чыгарлык акча эшләү максаты белән,үзе кебек яңа гаилә корган берничә гаилә бергәләп, Козьмодемьяновск якларына урман кисәргә китеп баралар. Шунда беренче балалары Мөршидә туа.Бер ел эшләгәч ,барысы да туган якларына кире әйләнеп кайталар. Иске генә йорт сатып ала бабам, аның урынына яңасын салу мәшәкате артыннан йөри башлый. Ат белән урманнан агач ташый, капка баганалыклары, ишек- тәрәзә борыслары әзерли. Бер- бер артлы яңадан өч кыз-Сәвия, Нурфидә, Фирдәүсия туалар. Шулай матур гына тормыш көткән вакытта , сугыш башланып китә. Июль башында ук бабайны сугышка алалар. Аны озатырга әбием Мамадышка ук бара. Бер истәлек булсын дип, военкоматта фотога төшәләр алар. Бу вакытта әле әбием дә, бабай да бу рәсемнең соңгы, бу аерылышуның гомерлеккә буласын күз алдына да китермиләр. Бабай китә, әби дүрт бала белән 32 яшендә ялгыз тормыш итә башлый. Сәвия исемле кызлары сугыш вакытында үлеп китә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 290.5 Kb
Количество скачиваний: 5
Просмотров: 80

Похожие материалы