Интегрированный урок : Фәрит Яруллин һәм аның “Шүрәле”се.

Предмет: Музыка
Категория материала: Конспекты
Автор:
VII- класс   Тема: Фәрит Яруллин һәм аның “Шүрәле”се. (Музыка һәм әдәбият дәресе белән берлектә интеграль дәрес) Максат: Композитор Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән укучыларны таныштыру. Әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтенлеген исбатлау. Балет төшенчәсе белән таныштыру, Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетын өйрәнү. Сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: Компьютер, баян, дәреслекләр, композиторның биографиясе, иҗаты буенча компьютер презентациясе.   Дәреснең барышы: 1.                      Дәресне оештыру өлеше: 1)                      Исәнләшү. (Музыка һәм татар теле укытучыларның балалар белән исәнләшүе) 2)                      Дәреснең темасын, максатын укучыларга җиткерү. Татар теле укытучысы: Укучылар, без бүгенге әдәбият дәресебезне музыка укытучысы белән берлектә алып барырбыз. Чөнки бүгенге дәрестә без сезнең белән әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтен икәнлеген тоярга, шуңа ышанырга омтылырбыз. Дәресебезне композитор Фәрит Яруллинның тормышын, аның иҗатын, аның өчен иң кадерле булган “Шүрәле” балеты аша ачарга тырышырбыз. Шуңа күрә дә дәресебезнең темасын “Фәрит Яруллин һәм аның “Шүрәле”се” дип атарбыз. 2.                      Дәреснең төп өлеше: 1)                      Фәрит Яруллинның биографиясе: Табигатьнең зирәклегеме, әллә саранглыгымы- кешегә гомер дигәнең бик тә чикле, үлчәп кенә бирелгән. Ул менә шушы вакыт арасына сыярга, кешелек тарихында үзеннән билгеле бер өлеш – күңел хәзинәсен калдырып китәргә тиеш. Заманның нинди генә чоңгылларына эләкмәсен, кагыйдә буларак, зур шәхесләр үзләренә тигән гомердә әйтәсе сүзләрен әйтеп өлгерәләр. Гаҗәп хәл: Тукайга моның өчен нибары егерме җиде ел вакыт җиткән. Композитор Фәрит Ярулли үзенең “Шүрәле” балетын Тукай яшендә тәмамлый һәм Бөек Ватан сугышына китә. Ул матурлык хакына яшәде, иҗат итте һәм һәлак та булды. Фәрит Яруллин үзенең иртә үлеме һәм “Шүрәле”сен сәхнәдә бөтенләй күрми китүе белән зур бер серне дә алып китте. Шул серне аңларга тырышу теләге безне каядыр ерак офыкларга чакыра, тәгәри киткән йомгак шикелле үзенә ияртә.   Халык әкиятләренә нигезләнеп, Тукай әкият – поэма яза, Шүрәлене Кырлай урманнарына кертеп җибәрә. Калганы инде билгеле: Былтыр атлы егет хәйлә белән Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстыра...   Музыка укытучысы: Әдәбиятта яки музыкада булсын, сәнгать дөньясында теләсә кайсы әсәр – шәхеснең дәвамы, йөрәк тибеше, күңел кайтавазы... Ф.Яруллинның “Шүрәле”се музыкаль әсәр. Ул балет. Ә нәрсә соң ул балет? - 2 бит Балет – ул  театральләштерелгән,  сәхнәләштерелгән  музыка  белән баетылган бию  күренеше.   “Шүрәле” балетының  либреттосын  Әхмәт Фәйзи яза. - 3 бит Либретто  итальянчадан  тәрҗемәсе  китапчык, ягъни  әдәби текст – балетның эчтәлеге. Укучылар, әлеге  тыңланып кителгән музыкаль әсәр  -  увертюра  дип атала. Ә нәрсә  соң ул  увертюра?    Увертюра  француз сүзеннән алынган  -  ачыш дип  атала,  оркестр  башкаруында  кыскача гына  балетның  төп  эчтәлеген  ачып  бирү. Әсәрнең увертюрасы  безне  зур,  каршылыклы, давыллы  -  романтик  дөнья  белән очрашуга әзерли.    “Шүрәле” балеты 3 күренештән 4 картинадан тора. Балетта  музыка  әйдәүче көч, ул  безне,  тыңлаучыларны  алдан  ук әсәрнең  әчтәлеге  белән  таныштырып бара.Укучылар, ә хәзер сезнең  белән  балетның  эчтәлеге, ягъни  либреттосы белән  якыннанрак танышып  үтик   әле. (укучыларның күренешләр  эчтәлеген  сөйләп китүе)   Музыка  укытучысы:   Укучылар, арыдыкмы?  Әйдәгез  бераз  ял  итеп,  биеп  алыйк.   Балетның  геройлары  кемнәр?  Без  аларга  кыскача  гына  характеристика  биреп  китик  әле. Укучылар:   Балетның  геройлары:  Шүрәле,  Былтыр  һәм  Сөембикә.   Музыка  укытучысы:   Шүрәле  холык  -  фигыле  буенча  нинди  зат:  Уңаймы?  Тискәреме? Җавапны  без  музыкаль  клипны  караганнан соң  әйтербез. Укучылар: Шүрәле  шаян,  мәкерле. Музыка  укытучысы:   Аның  тискәре  һәм  мәкерле  зат  булуы  көй  һәм  хәрәкәтләр белән  ничек  күрсәтелә? 1.                      Көйдәге  шомлы  авазларның  яңгырашы. 2.                      Ямьсез  хәрәкәтләр  белән  биюе. Ә  кем  ул  Былтыр?   Укучылар:  Авыл  егете.  Яшь  һәм  бик  көчле, зирәк. Музыка  укытучысы: Былтырның  биюендә  аның  характеры  чагыламы?  Былтыр  биюен  карап  үтик  әле. Музыка  укытучысы:  Гаделлек  сөйгән  батыр  һәм  тәвәккәл  егет  икәнлеге  күренеп  тора. Ә Сөембикә  образына  нинди  характеристика  биреп  була? Сөембикә биюен карап образны сүрәтләп китик әле.  Укучылар:  Сөембикә  -  саф  мәхәббәт  өчен  яратылган  гүзәл  һәм  эчкерсез  җан. Музыка  укытучысы: Дөрес укучылар, Сөембикә  образының  көй  аша  сафлыгы,  мәхәббәте,  кичерешләре  күренә.  
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 58.5 Kb
Количество скачиваний: 10
Просмотров: 87

Похожие материалы