Классный час « Птицы- наши друзья»
Предмет:
Классному руководителю
Категория материала:
Конспекты
Автор:
Гатауллина Гульназ Рахимановна
Здесь была ссылка на работу Классный час « Птицы- наши друзья» автора Гатауллина Гульназ Рахимановна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
Тема: Кошлар- безнең дусларыбыз. Максат:1.укучыларның кошлар турында белемнәрен арттыру; 2.иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; 3. экологик тәрбия. Материал: матур әдәбият; Татар халык иҗаты; интернет материаллары; Җиһазлау: кош рәсемнәре; презентация” Кошлар-безнең дусларыбыз” Дәрес барышы 1.Оештыру өлеше - Хәерле көн укучылар! Әйдәгез бер- беребезгә карап бер елмаеп алыйк, безгә күңелле һәм рәхәт булсын. Мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз. Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде Елап елгалар, яшьләр түгелде. Көннәр озая, төннәр кыскара- Бу кайсы вакыт, я әйтеп кара? -Яз. -Бик дөрес укучылар. Бу табышмакны укучылар Г.Тукай язган . Аның тиздән туган көне, 26 апрельдә 128 яшь тула. - Яз билгеләрен санап чгыйк әле. -Карлар эри. Гөрләвекләр ага. Көннәр озая.Төннәр кыскара. Агачларда бөреләр барлыкка килә.Кошлар кайта. -Укучылар, сез яз билгеләрен санаганда кошлар кайта дидегез. Яз хәбәрчеләре дип кайсы кошларны әйтәбез икән, әйдәгез экраннан табышмакларны укыйк һәм бу кошларны исегезгә төшерерсез. - Беренче табышмакны Гали укый. -Купшы итеп киенгән Кап-кара күлмәк кигән, Яз килгәнен хәбәр итеп, Җылы яклардан килгән. -Кара карга. - Колга башында йорты Эчендә аның җырчы. -Сыерчык. -Бер кошым бар :тынмый Агачка оя кормый. Өе –җирдә Җыры күктә. -Тургай. -Кулы юк, балчык ташый Балтасы юк, өй ясый. - Карлыгач. - Молодцы, укучылар. - Укучылар, әйтегез әле, бу кошларны нинди кошлар дип әйтербез икән? - Күчмә. - Ә кыш көне безнең якта калганнарын? - Кышлаучы( утрак) кошлар дибез. - Берничә кошны әйтеп карагыз әле? - Чыпчык, тукран, саескан, ала карга, песнәк. - Укучылар, әйтегез әле, 1 апрель- нинди көн ул? - Көлке көне.Кошлар көне. - Димәк , укучылар, бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләшербез. -Кошлар турында.
Тип материала:
Документ Microsoft Word (doc)
Размер:
40.5 Kb
Количество скачиваний:
7
Просмотров: 126
Похожие материалы
Учебно-методические пособия и материалы для учителей , 2015-2023
Все материалы взяты из открытых источников сети Интернет. Все права принадлежат авторам материалов.
По вопросам работы сайта обращайтесь через форму обратной связи .
Политика Конфиденциальности сайта uroki.me