Классный час «Ут-дус та, дошман да»
| Предмет: | Классному руководителю |
|---|---|
| Категория материала: | Конспекты |
| Автор: |
Файзрахманова Физия Ахеяровна
|
Мы восстанавливаем материалы только с согласия их авторов.
"Описание материала:
1 класста Ут - дус та дошман да дигән темага класс сәгате үткәрелде .
Дәрес мәкаль белән бирелгән теманы анализлау белән башланып китте . Утның килеп чыгышы турында сөйләнде . Аның файдалы һәм зыянлы яклары күрсәтелде . Янгын булган очракта нишләргә кирәклеге аңлатылды . Ярдәмне 01 телефон номеры белән чакырырга кирәклеге әйтелде .
Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды . Утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел , саксыз эш иткән очракта күп бәла - казалар сәбәпчесе булуы искәртелде . Электр һәм көнкүреш приборлары белән сак эш итәргә кирәклеге әйтелде .Тирән эчтәлекле презентация күрсәтелде , эчтәлеге буенча укучыларның фикерләре тыңланылды . Янгынның зур фаҗига икәнен шигырь һәм хикәяләр аша төшендерелде , мәкальләр анализланды . Укучылар матур итеп рәсемнәр ясап килделәр . Рәсем күргәзмәсе оештырылды , җиңүчеләр билгеләнде .
Укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр . Укытучы тормыштан мисаллар китерде . Укучылар үзләренә кирәкле һәм файдалы материал алдылар . Туганнарына да бу хакта сөйләргә булдылар . Дәрес бик җанлы һәм мавыктыргыч үтте . Катнашкан кунакларга да ошады .
| Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
|---|---|
| Размер: | 38,5 КБ |
| Количество скачиваний: | 15 |