Класстан тыш чара «Без нацизмга каршы!»

Предмет: История
Категория материала: Конспекты
Автор:
Максат: 1) Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап укучыларның күзаллауларын үстерү; 2) Сугыш ветераннарына иһтирам, мәрхәмәтлелек тәрбияләү. 3)Толерантлык белән нацизмның аермалы билгеләрен ачыклау.    Бөек Җиңүгә 69 ел тулуга багышланган кичә Һәйкәл каршында үткәрелә. А.Б. Хәеоле көн, кадерле балалар, апалар, хәерле көн ветераннарыбыз! Сезнең  барыгызны да бөек тантана- зур шатлык, Бөек Җиңүнең 69 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Җиңү көне сезнең күңелләрдә уелып калсын өчен, кадерле балалар, сугыш эчендә булган, немец фашистларын җиңүгә көчләрен аямаган ветераннарны очрашуга чакырдык.    Кичәне ачу өчен сүз җирле үзидарә рәисе Алексей Тимофеевич Козловка бирелә. А.Б. Хөрмәтле кунаклар! Бу җиңү зур корбаннар аша килде, һәм менә бүген Бөек җиңүгә 69 ел җитте инде. Сугыш вакытында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 69 ел буена да, 100 ел буена да онытылмаячак. Бөек Ватан сугышы безнең якларга килеп җитмәде. Әмма аның кара сөреме һәр йортка кагылды. Сугыш афәте Татарстандагы бер генә авылны да, шәһәрне дә читләтеп үтмәде. Күп меңләгән ир-егетләребез туган ил азатлыгы өчен башларын салдылар. Хәзер алар истәлеге булып һәйкәлләр, обелисклар күтәрелде. Чүти авыл советыннан да авылдашыбыз туган илебез азатлыгы өчен яу кырында башларын салдылар. Исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз саны елдан-ел сирәгәя бара. 1 б: 1941 ел, 22 июнь...Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тирән йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшәр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канла туймас фашист этләре безнең чикләре бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. 2 б: Июнь таңы тыныч, нурлы иде, Күкне кара сөрем каплады. Фашизмга каршы ил кузгалды, Барча халык утка атлады. А.б.: Бу аяусыз сугышка туган авылыбыздан да кешеләр китте. Бер кайтмасам бер кайтырмын, дип киткән бик күп авылдашларыбыз еракта мәңгелек йокыга талдылар. Хөрмәтле кунаклар, балалар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. 1 минутлык тынлык! 3 б: Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Алар хөрмәтенә салынган һәйкәл моның ачык мисалы. 4 б: Авылыбызның иң-иң уртасында, Иң матур һәм калку урында. Һәйкәл булып солдат тора, Винтовкасын кысып кулына. (Бер малай, бер кыз чәчәк тотып уртадагы һәйкәл янына килә). Кыз: Без киләбез сиңа буранлы кышларда, киләбез сиңа тынычлыкны саклап. Син-безнең абый, Син-безнең әти, Син-безнең бабай, Билгесез солдат! Малай: Без киләбез сиңа кояшлы җәйләрдә, Бөек нәселнең дәвамын раслап. Син-безнең абый, Син-безнең әти, Син-безнең бабай, Билгесез солдат! (Һәйкәлгә чәчәк салалар). Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан бер ана һәйкәл янына килә. -Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда, салкын түгелме, балакаем? Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 15.99 Kb
Количество скачиваний: 11
Просмотров: 139

Похожие материалы