Конспект мероприятия, посвящённый дню матери «Әниләр»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Выдержка из материала:

"Конспект мероприятия посвящённый к дню матери «Әниләр 

Дәреснең максаты:

  • Балаларда әниләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү;
  • Тикшерү:”Әниләр көне” һәм гомумән “Әниләр” турында нәрсәләр беләләр;
  • Үзләренең иҗади сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр бирү;
  • Укучыларның күзаллау, фикерләү ,һәм хәтер сәләтләрен үстерү;
  • Әдәби әсәрләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар:

  • Табышмаклар;
  • Мәкальләр;
  • Әкиятләр;

Дәрес барышы:

Кереш әңгәмә.Әйдәгез бүгенге ачык дәреснең темасын ачыклыйк.

  • Кечкенә чагыңда төн йокыларын калдырып, сине кем караган?
  • Елаганда кочагына алып кем юаткан?
  • Җиргә басып атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

- Әйе, балалар,без бүген сезнең белән әниләребез турында, без - балалары өчен җаннарын да,гомерләрен дә кызганмаучы изгеләребез турында сөйләшербез.

- Укучылар, менә сезнең алда җиде төсле чәчәк. Ул гади чәчәк түгел, ул тылсымлы чәчәк. Ул бик файдалы, йөз төрле авырудан дәвалый. Әгәр бу чәчәкне яраткан кешеңә бүләк итсәң, ул гел яшь, матур булып кала икән. Ләкин безнең чәчәгебезне усал убырлы карчык сихерләгән, чәчәкнең тылсымы беткән.Чәчәкнең һәр таҗына да бирем язылган. Безнең чәчәгебез ул биремнәрнең берсен дә үти алмый. Ул сездән ярдәм сорый. Сез аңа булышырга әзерме?

Беренче таҗын алыйммы? Кая, карыйк әле, нинди бирем язды икән убырлы карчык.1 нче бирем: Әкиятне танып, исемен дөрес итеп әйтергә. Мин сезгә әкияттән өзек укыйм, сез әкиятнең исемен әйтергә һәм дәвам итеп сөйләргә тиеш. Балалар, сез барыгыз да әкиятләр укырга яратасыз.

Әкиятләр белән сез кечкенәдән таныш.Сез укый белмәгәндә аларны сезгә әниләрегез, әбиләрегез сөйләде.Хәзер сез аларны рәхәтләнеп укыйсыз.Г.Тукайның нинди шигырендә “Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.”-диелә? Хикәят шул әкият инде ул.Сез инде беләсез,әкият геройлары гел яхшы, әйбәт кенә булмыйлар.

Ә кайберләренә бик күп авырлыклар, киртәләр аша чыгарга туры килә.Кеше өчен әкиятләр – кызыклы, үгет-нәсихәтле, гыйбрәтле тормыш дәреслеге ул.Менә игътибар белән тыңлагыз, биремдәге әкиятне укыйм.(” Өч кыз” әкиятеннән өзек укыла).Бу әкият ничек атала?

Дәвам итеп сөйләгез?Молодцы, укучылар.Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?Әйе, бу әкият безне әниләребезгә карата ихтирамлы, игътибарлы булырга өйрәтә.Тикмәгә генә “Җәннәт аналарның аяк астында”- дип әйтмәгән безнең Пәйгамбәребез М.с.г.в. Әйе, әниләр балаларына беркайчан да начарлык теләмиләр, балам әйбәт булсын , тәртипле ,акыллы, уңган, эш сөючән, мәрхәмәтле булып үссен дип телиләр.Менә мин сез әниләрегезнең шул өметен акларсыз дип, аларга бер кайчан да авырлык китермәссез дип ышанып калам.2 нче бирем:Әниләргә багышланган нинди җырлар беләсез?

Башкарып күрсәтегез. Җыр “Җырлыйм әнием турында”.- Рәхмәт.-Күктән иңгән иң зур бүләк - баладырЙөрәкләрдән мәңге китмәс ярадыр.Зур үссә дә әти белән әнигәҮзәк өзгеч сабый булып каладыр.Бу тормышның бар мәгънәсе - баладырКайчакларда утка-суга саладыр.Ни булса да, әти белән әнигәИң кадерле газиз булып каладыр.-Менә 3 нче биремдә әти-әнигә һәм балаларга карата мәкальләрне дәвам итергә кушылган.Сез әзерме?

3 нче бирем: Мәкальләрне дәвам ит .

  • Ана күңеле балада, бала күнеле далада;
  • Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр;
  • Җәннәт аналарның аяк астында
  • Бала суга төшсә, ана утка төшә;
  • Алма агачыннан ерак төшмәс;
  • Аталы-аналы- алтын канатлы;
  • Ата-ана догасы- утка, суга батырмас;
  • Ата беләк- ана йөрәк.

- Әниләргә дә мәкаль әйтик әле, белерләрме икән?

  • Балалы кеше- бай кеше;
  • Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә;
  • Бала-бәгер җимеше;
  • Балалы өйдә гайбәт булмас;
  • Баланы бозасың килсә- макта;
  • Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)

5 нче бирем: Тылсымлы сүзләр.

  • Балалар сез нинди тылсымлы сүзләр беләсез?
  • Ни өчен аларны тылсымлы диләр?
  • Сезгә тылсымлы сүзләр әйтәләрме?Аларны ишетү рәхәтме?Аларны күбрәк кемнәр әйтә?
  • Үзегез дә тылсымлы сүзләр әйтәсезме?Кемнәргә?
  • Тылсымлы сүзләр әйтүче бала нинди була?

- Балакаем, - ди әни,- Алмакаем, -ди әни,- Шикәрем син, балым син,- Минем хөрмә җимешем,- Челтерәп аккан инешем...Каян таба сүзләрен,Тезә тәмле сүзләрен.Мин алай әйтә белмим,Әни, әнием димен. - Әйдәгез балалар, чәчәгебезгә булышыйк, әниләребезгә матур, тылсымлы сүзләр әйтик әле. -Молодцы,бигрәк матур сүзләр беләсез икән.6 нчы бирем: Синквейн төзергә.Синквейн формуласын искә төширик әле.

  1. Синквейнның темасы, бер сүз белән, исем.
  2. Ике сыйфат.
  3. Өч фигыль.
  4. Билгеле бер мәгънәле фраза.
  5. Нәтиҗә, бер сүз белән, исем

Темасы: Ана.- Бу язган шигырегезне якларга кирәк.

Рәхмәт!-Әйдәгез укучылар, өй эшен тикшереп алыйк .Сезгә өй эшенә “Минем әнием” дигән темага инша язырга кушылган иде.Эшләп килдегезме?Әйдә тыңлыйк әле.-Рәхмәт! 7 нче соңгы бирем: Шигырьләр башкарырга.Бу биремдә Әниләргә багышланган бик матур шигырьләр сөйләргә кушылган.Әйдәгез рәхим итегез. Миләүшә: - Ана, ана!

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 27.09 Kb
Количество скачиваний: 17
Просмотров: 162

Похожие материалы