Разработка классного часа на татарском языке для 6-го класса посвящается ко дню Конституции Республики Татарстан

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Разработка классного часа на татарском языке для 6-го класса посвящается ко дню Конституции Республики Татарстан.

"Целью классного часа является развитие у учащихся интерес к родной стране, воспитание чувства любви к Родине, уважение к её истории и культуре. Классный час можно провести и в кабинете, и в актовом зале как открытое мероприятие для школы.

"Мероприятие открывает со стихотворением о городе Казани одна ученица, которая одета как Сююмбике. Ее продолжают остальные учащиеся со стихами о Родине.

"Например: 1 нче укучы. Республикам минем, Татарстан! Халкым бәхетенәдер син туган. Сине яклап ирләр утка кергән, Исемеңне тарих ташка уйган. 2 нче укучы. Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты туган җирем, Бәхет биргән җирем – Татарстан.

"В течение классного часа учащиееся выступают рассказами о государственных символах Татарстана и их значении, о кратком содержании Конституции РТ, о красоте родного края. Мероприятие заканчивается песней о Казани. К разработке классного часа прилагается содержательная презентация.

"Для презентации использованы изображения государственных символов, памятныж мест и архитектур города Казани, фотографии родной деревни и ее природы.

"Кичә үткәреләсе зал плакатлар белән бизәлгән. Республикабызның гербы, байрагы эленгән. Пәрдә ябылган. Салмак музыка астында бер кыз Сөембикә булып сөйли.

"Ишетәсезме мине, әй, татарлар,
Үткән гасырлардан аваз салам,
Мәркәзебез үсә һаман,
Дәшмичә соң ничек түзә алам?
Мин яшәгән Казан нурлы иде,
Агыла иде аннан моңлы азан.
Тик үткәннән күпкә матур булып,
Балкыйсың син инде бүген,Казан!
Тукта,тукта! Нигә ашыгам соң?
Әйтмәдем бит әле кемлегемне.
Әллә инде үзегез үк сизеп
Алдыгызмы минем бу серемне.
Сер дигәннән сер дә түгел инде,
Килде сезне бик тә күрәсем.
Нинди уйлар, нинди эшләр белән
Яшәгәнегезне беләсем.
Әйе, бу мин – Сөембикә булам,
Сезнең сөйгән гүзәл ханбикәгез.
Гасырларны кичеп кайттым менә,
Күрим әле, моңа шат микән сез?..
Зур-зур йортлар калкып чыккан, күрәм:
Фән-техника, әнә, кая җиткән.
Мәгърифәтле татар халкым минем
Зур-зур атлап, алга ерак киткән.
Казанымның урта бер җирендә
Салгансыз сез бүген зур мәчет.
Мин салдырган гүзәл манарага
Якынлыгы – үзе бит бәхет.
Мин сөенәм, халкым, синең өчен –
Биеклекне яулый алгансың.
Адашмыйча туры юлдан атлап,
Горур милләт булып калгансың.
Башыгызны горур тоткан килеш,
Меңъеллыкка килеп кердегез.
Сезнең белән мин дә атлыйм,
Тыныч булсын сезнең күңлегез.
Уңышыгыз белән котлыйм сезне,
Һәрвакытта көчле булыгыз.
Төрле милләт халкын, бердәм атлап,
Киләчәккә илтсен юлыгыз.
Казан, Казан! Мең ел яшисең син,
Күпне күрдең, әмма сынмадың.
Үз исемең дөнья күләмендә
Алтын имза итеп сырладың.
Яшә, Казан, минем шанлы Ватан,
Халкым рәхәт гомер кичерсен.
Сөембикә дигән татар кызы
Дога укып, бәхет китерсен.

"Пәрдә ачыла. Укучылар хоры “Казан – син башкалам” җырын башкара.

"2нче укучы. Безнең туган илебез –Татарстан. Татарстан – ул минем гаиләм, туган йортым, туганнарым, күршеләрем, авылдашларым, дусларым, райондашларым. Минем Татарстанымда:

"Дуслык белән татулык,
Кояшлы көн белән аяз төн,
Матурлык белән сафлык,
Тырышлык белән хезмәт,
Бәхет белән шатлык
Янәшә торырга тиеш!

"4 нче укучы. Бәйсез республикабызның беренче Президенты – Шәймиев Минтимер Шәрип улы. Бүгенгесе көндә ил башында Миннеханов Рөстәм Нургали улы тора.

"5 нче укучы. Татарстанның башка илләр арасында абруе соңгы елларда шактый артты. Ул ныклы адымнар белән халыкара мәйданга чыкты. Икътисади элемтәләр урнаша, халыкара сәүдә күләме үсә. Болар Татарстан Республикасының дәүләт буларак ныгуын күрсәтә.

"6 нчы укучы. Чын батырлар иле, диеп,
Мактау ява барлык дустан.
Кайда гына, кемнәр генә
Белми, Татарстан!
Кара алтын вышкаларын
Кулларына тотып барган
Сабыр җанлы батыр кебек
Күренәсең ераклардан...
Ә иңендә шул батырның
Дулкынлана арыш кыры.
Офыкларга кадәр яңгырый
Көрәш җыры, ярыш җыры.
Бу җирләрдә бар кешелек
Бәхте өчен көрәш бара.
Туганнарын чакыра ул
Хезмәт тулы мәйданнарга.

"7нче укучы. Татарстанның үз туграсы бар. Туградагы кояшсыман түгәрәк эчендә ак барс рәсеме. Халыкның үткәненә хөрмәт, дәүләтнең элеккеге символикасына тугрылык йөзеннән шулай сурәтләнгән. Кызыл җирлектә болытсыз яктылык пакълек, илһамлылык. Канатлар – акыл һәм күтәренке рух чагылышы; калкан, кашкарыйның сигез таҗы – хатын-кыз ыру башы – тормышның мәңгелек чыганагы, озын гомер теләү. Барсның күтәрелгән алгы аягы үзәк власть, олуглык. Теш-тырнаклар – үз-үзен яклый алу сәләте. Тирә-юньдәге яшел җирлек Татарстанның уңдырышлы туфрагын сурәтли, үсемлек бизәкләре – матурлык билгесе. Ләлә – төрки халыкларның яраткан чәчәге.

"8 нче укучы. Нинди бәхет безнең өчен бу көн,
Үз гербыбыз бар бит күрегез!
Ак барслы герб бәхет тели;
Чәчәк атар туган илебез.

"9 нчы укучы. Ватаныбыз Татарстан,
Чәчәк атсын. Нур сипсен.
Байрагы һәм гербы безне
Киләчәк көнгә илтсен!

"1 нче укучы Дәүләтебезнең үз флагы бар. Флаг – өч төстә. Яшел төс – табигать, яз өмет, яңару төсе. Ак төс – вәгъдәле, эчке һәм тышкы дөньның дөрес булуы, тугърылык билгесе. Кызыл төс – дәүләтнең яңадан тууы, көрәш, бәйсезлек, ирек төсе.

"2 нче укучы. 1993 нче елның 14 нче июлендә Югары Совет сессиясендә композитор Р. Яхинның “Туган ягым” җырына язган музыкасы Татарстан Республикасының Гимны буларак кабул ителде. “Кояшлы ил” җыры белән кичә тәмамлана.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 30.92 Kb
Количество скачиваний: 27
Просмотров: 161

Похожие материалы