Үлемсез батырлар (Җәлилчеләрне җәзалап үтерүгә 70 ел тулуга багышланган кичә)
Предмет: | Другое |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Ганиева Алсу Сахиулловна
|
Ничәнче ел рәттән 25 нче август көнне халык Казанның 1 Май мәйданында урнашкан Җәлил һәйкәле янына җыйнала. 25 август – татар халкы зур югалтулар кичергән көн: 1944 елның 25 августында, көн уртасында, Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен гильотинада җәзалап үтерәләр.
Без батырлык эзләп яшәмибез, батырлыкка ләкин без әзер –
Кирәк булса, үлемебез белән ныгытырбыз илне, бизәрбез!
Җәлилчеләр кебек! Еллар аша үрнәкләре тора яктырып
Ватан өчен үлү – безнең бурыч!
Батырлыктан туа матурлык!
Муса Җәлил – дөньяның горурлыгы, бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде. (“Кичер, илем” шигыре)
Сугыш... Күпме кешенең чәчәктәй гомерен өзде ул. Күпме гөнаһсыз кешенең каны дәрья урынына акты. Әле хәзер дә, ул еллардан соң 69 ел үтсә дә, фашизмга ләгънәт укыйлар. Ватан өчен барган изге көрәштә татар халкының күпме бөек улы башын салды. Күпме әсәрләр, шигырьләр, күңелләрдә туып та ак кәгазь битенә төшмичә, яралгы хәлендә югалды. Муса Җәлилнең дә нибары 94 шигыре генә бик бормалы юллар аша туган илгә кайтып җитә алды.
(“Кошчык”, “Авыру сызмалар”, “Кызыл ромашка” шигырьләре)
Үлем карары чыгарылгач та, шагыйрь күңелен төшерми, рухын сындырмый. Төрмәнең кысан, караңгы камерасында да аның өчен иҗат йолдызы балкый. Тоткынлыкта тимер чыбыклар белән уратып алынган төрмә камерасында да ул, җырчы сабан тургаедай, һаман биеккә талпына.
(“Төрмәдә төш” шигыре)
Татар легионында аның башка лагерьларга чыгып йөрергә, кешеләр белән аралашырга мөмкинлеге бар, ләкин аның тынгысыз җаны богаулы. Ул үз фикерен ачыктан-ачык әйтә алмый, һәр адымын үлчәп атларга мәҗбүр. Йөрәгеннән ургып чыккан кичерешләре, фашистларга карата нәфрәт, ачу шигырьләренә күчә. Фашистларга каршы көрәшкә ул штык белән түгел, көчле каләме белән чыга.
Аудиоязма. “Мин үлемнән курыкмыйм. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. Бөек патриотизм хисе, үзеңнең җәмәгать функцияңне тулысынча аңлау кешене шәхси курку хисләреннән өстен күтәрә. Үлем турында башка берәр уй килеп төшә икән, болай фикер йөртәсең: үлемнән соң да халык күңелендә, халык аңында яши торган тормыш бар. Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлгәннән соң да яшәргә хокук алам. Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән куркырга? Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?” (“Дуска” шигыре)
Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне,
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?
Муса Җәлил – татар халкының соклангыч улы, аның җырчысы һәм герое – бөтен халыкның сөекле шагыйренә, аның данына һәм горурлыгына әверелде.
Марк Лисянский
Шагыйрь җиңүгә нык ышанды, һәм ул җиңү килде. Ватанның тантана итүе хакына иң кадерле нәрсәсе – тормышларын биргән күп санлы геройлар арасында Муса Җәлил исеме һәрвакыт сүнмәс йолдыз булып балкыр.
Петрусь Бровка
Дөнья һәм дөнья әдәбияты – исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил. Сәмәд Вургун
Аның “Моабит дәфтәре” – кешенең рухи батырлыгына һәйкәл, бу шигырьләр киләчәк буыннарны дулкынландырыр һәм аларда да аңа охшарга тырышу хисе тудырыр.
Николай Тихонов – рус шагыйре
Муса Җәлил җирдә аз яшәде,
(өскә “1906 - 1944” саннары күтәрелә)
Күпне күрде, күпне кичерде!
Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде.
Муса Җәлил килеп эләккән фашистлар концлагеренда хәлләр коточкыч була. Фашистлар әсирләрне куркытып тору өчен җәзалыйлар, кыйныйлар. Аларда җиңүгә ышанычны, туган илләренә мәхәббәтне бетерергә телиләр.
(“Төрмә сакчысы”шигыре”)
Муса Җәлил, җай чыккан саен, яшеренеп, татар әсирләре алдында үзенең җиңүгә ышаныч, туган илгә мәхәббәт тулы шигырьләрен укый, көрәшкә чакыра. (“Яшәүгә өмет”шигыре)
Әкренләп Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре тирәсенә фашистларга каршы көрәшү өчен яшерен оешма туплана. Аңа бик сыналган, ышанычлы кешеләрне генә алганнар. Фашистлар бик мәкерле, явыз план коралар. Җәзалап һәм ач тотып әсирләрне Ватанга хыянәт итәргә һәм үз илләренә каршы сугышырга мәҗбүр итмәкче булалар. Алар моның өчен төрле милләт әсирләрен аерым-аерым җыйнап, алардан милли легионнар төзи башлыйлар. Шул милләт халыклары телләрендә газеталар чыгарырга керешәләр, радиотапшырулар оештыралар, милли комитетлар төзиләр. Бу эшләргә әсирләрнең үзләрен тарталар. Татар-башкортларга ирекле “Идел - Урал” дәүләте төзибез дип, сафсата коралар.
Яшерен оешма кешеләре газета редакциясенә, радиостудиясенә һәм башка күп кенә оешмаларга кереп урнашалар. Бу юнәлештә бигрәк тә балалар язучысы Абдулла Алиш зур эш алып бара. Яшерен оешманың төп бурычы – Кораллы восстание әзерләү, күрше поляк һәм әрмән легионнары белән элемтә урнаштыру, корал табу, әсирләр арасында пропаганда алып бару. (Абдулла Алиш шигыре)
Якын тирәдәге завод-фабрикаларда Германиягә кол итеп куып китерелгән совет кешеләре дә күп була. Яшерен оешмадагылар алар белән дә эш алып баралар. Типографиядә, машинкада җай табып, листовкалар басып бик саклык белән тараталар.
Аңлату эшләрен үзләре оештырган музыка хор копелласы аша да алып баралар. Аның җитәкчесе – яшерен оешманы оештыручыларның берсе Гайнан Кормаш була. Концертка әсирләр күңелендә илне ярату , үз халкыбыз, мәдәниятебез белән горурлану хисләре, фашистларга карата нәфрәт уятырлык җырлар, шигырьләр сайлап алына. (“Җырларым” җыр)
1943 ел уртасында легионның беренче батальоны Белоруссиягә патризаннарга каршы җибәрелә. Алар баш күтәрә, немец офицерларын үтереп, партизаннар ягына чыга һәм фашистларның зур көчләре тар-мар ителә. Шушы уңыштан канатланган җәлилчеләр әсирләр арасында восстание күтәреп, легиончыларның аерым группаларын качарга әзерләргә телиләр.
Ләкин восстание булмый кала. М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең яшерен эш алып баруын бер хыянәтче (Мәхмүт Җамалетдинов) фашистларга җиткерә. Оешма җитәкчеләрен кулга алалар. 1944 елның 12 февралендә Дрезденда хәрби трибунал аларны үлем җәзасына хөкем итә.
(“Хөкем алдыннан”шигыре)
Дрезденнан тоткыннарны Моабит төрмәсенә алып киләләр. Монда алар коточкыч җәзалауларга дучар ителәләр. Җәлилчеләр ахыргача нык торалар. Бар эшләгән эшне үз өсләренә алып, башка беркемнең дә исемен атамыйлар. Шулай итеп, яшерен оешманың бик күп кешеләрен үлемнән коткарып калалар.
Җәлилчеләр үлем сәгатен озак көтәләр. Фашистлар аларның рухларын сындырып үтерергә телиләр.Аларны 1944 елның 25 августында, төш вакытында гельотинада җәзалап үтерәләр.(1 мин.тынлык)
Данлы Казанның чал Кремле янында Муса Җәлил һәйкәле тора. Ул югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркетне хәтерләтә. Ике кулы артка каерылып бәйләнгән... Менә-менә җилкәләрен киереп, чылбырларын өзәр дә, һавага күтәрелеп китәр кебек. Муса Җәлил һәйкәле янына җәлилчеләрнең портретлары урнаштырылган .
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып,
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
Җыр булып яңгыраган җәлилчеләр
Менә алар:
Гайнан Кормаш.
Фоат Сәйфелмөлеков.
Абдулла Алиш.
Фоат Булатов.
Муса Җәлил.
Гариф Шабаев.
Әхмәт Симай.
Абдулла Баттал.
Зиннәт Хәсәнов.
Әхәт Атнашев.
Галләнур Бохараев.
Әйе, алар фашистларны җиңеп, халкыбызның намусын саклап калып, безнең бүгенге көнебез хакына, батырларча һәлак булдылар. Җәлилчеләр үлгәннән соң, Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнделәр.
(“Үлемгә”шигыре)
Соңгы сүз әйтү мөмкинчелеге бирелгәч, М. Җәлил: “Фашизмны җиңү өчен кулдан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурбыз, көрәшебезне тагы да дәвам итә алмавыбызга гына үкенәбез”, - ди.
М.Җәлил әсирлектә зур оештыру эшчәнлеге алып барган заманда, ул дошманнарга хезмәт итә икән, дигән хәбәр тарала. (“Ышанма” шигыре)
Шагыйрьнең сатлыкҗан булмавын раслар өчен конкрет дәлилләр кирәк була. Мондый дәлилне М.Җәлил үзе калдыра. 1945 елның апрель аенда совет сугышчылары, Моабит төрмәсе ишеге алдыннан аның китап битенә язылган бер хатын табып, Мәскәүгә Александр Фадеевка җибәрәләр. Озак та үтми 382нче камера стенасына язылган “Без кырык үлем аша үттек, әмма буйсымадык. М.Җәлил.”, - дигән язу табыла. Бу сүзләр шагыйрьнең тоткынлыкта язылган дәфтәрендәге васыятендә дә бар. “Катыйльгә”
1953 елның 25 апрелендә «Литературная газета” битләрендә Моабит циклыннан 6 шигыре басылып чыга, аны И. Френкель тәрҗемә итә. 1954 нче елны Мәскәүдә «Советский писатель»дә рус телендә «Моабит дәфтәре « басыла. Бу вакытта К. Симонов Язучылар Союзы председателе була hәм ул М.Җәлилнең исемен аклау өчен зур тырышлык куя.
Туфрак күмәр тәнне күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күнелне.
“Үлем” диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне.
М.Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә: 1956 нчы елның 2 нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1957 нче елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнә. (“Серле йомгак”шигыре)
Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Казан үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Җәлилгә багышлап язучылар романнар, поэмалар, опералар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итәләр. Аның көрәше һәм эшчәнлеге күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
Без уяу, без әзер,
Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы
Җәлилләр, Алишлар ялкыны
Мәңгелек ут булып балкыды.
Бәхеткә юл ярып барганда
Юлдаш ит һәрвакыт халкыңны!
Яшь калсын йөрәкләр мәңгегә,
Сүнмәсен Җәлилләр ялкыны!
Тип материала: | Презентация Power Point (ppt) |
---|---|
Размер: | 4.79 Mb |
Количество скачиваний: | 12 |