"[‘](һәмзә) тартыгы" (рус мәктәбенең татар төркеме, 5нче класс)

Предмет: Математика
Категория материала: Конспекты
Автор:

Тема: [‘](һәмзә) тартыгы  (рус мәктәбенең татар төркеме, 5нче класс)

Максат. 1.[‘](һәмзә) тартыгы турында белемнәрне актуальләштерү, аның дөрес әйтелүе һәм язуда дөрес бирелүе турында төшенчә формалаштыру.

             2.Анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилли белү                    күнекмәләрен үстерү.

3.Толерантлык тәрбияләүне дәвам итү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау:компьютер, проектор, электрон презентация, “Орфографик сүзлек”, “Татарча-русча сүзлек”, дәреслек.

I.                   Оештыру өлеше.

1Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2.Исәнләшү.

-      Исәнмесез, укучылар!

-      Исәнмесез, укытучы апа!

-      Исәнмесез, кунаклар!

-      Бүген ничәсе?

-       Бүген атнаның нинди көне?

-      Бүген сыйныфта кем дежур?

-      Сыйныфта кем юк?

-      Һава торышы нинди?

-       Хәзер елның нинди фасылы?

-       Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

( Исәнләшү:укытучы-укучы, укучы-укучы)     

3.Уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар, без сезнең белән татар телендәге тартык авазларны, аларның дөрес әйтелешен һәм язылышын өйрәнәбез.Татар телендә кайбер тартыклар аваз белдерми, кайберләренең әйтелеше белән  язылышы туры килми. Шуӊа күрә язуда кыенлыклар килеп чыга, хаталар ясала. Бүген дәрестә без  шундый авазларның берсе белән танышырбыз.

ΙΙ Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.

Укучылар [ч],[ш] тартыкларын дөрес әйтеп,  тизәйткечләрне укыйлар.

2. Сүзлек диктанты.

Цирк, концерт, циркуль, щи, акация,  щетка, циферблат, цитрус, ящик, горчица, мотоцикл, цех.

ΙΙΙ Яңа теманы аңлату.(Слайд1)

1.[‘](һәмзә) тартыгы бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килә:тәэмин - тә[‘]мин.

Бу тартык татар телендә гарәп-фарсы алынмаларында гына очрый. Язуда ул ике төрле күрсәтелә:

а) сузык авазлардан соң әйтелә торган [‘](һәмзә) тартыгы язуда э хәрефе белән күрсәтелә: маэмай-ма[‘]май, тәэмин-тә[‘]мин, тәэсир-тә[‘]сир.

Ә)тартык авазлардан соң әйтелә торган [‘](һәмзә) тартыгы язуда ь белән  күрсәтелә:җөрьәт-җөр[‘]әт, мәсьәлә-мәс[‘]әлә.

2.Дәреслектәге кагыйдә анализлана. (49 нчы бит)

3.Сүзләрне дөрес уку, сүзлек ярдәмендә русчага тәрҗемә итү.(98 нче күнегү)

ΙV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Дәреслектән күнегүләр эшләү.99нчы күнегү, маэмай сүзен дөрес әйтеп, сәнгатьле итеп шигырьләрдән өзекләрне уку.

2. Мөстәкыйль эш эшләү: (дәфтәрдә эшләү).Тартымлы исемнәргә морфологик анализ ясарга.

Үрнәк: маэмаем – уртаклык исем, берлек санда, Ι зат тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия булып килгән,(нәрсәм бар?), тамыр исем.

Тикшерү. (Слайд2)

V Өй эше бирү.

Сүзлек диктантына әзерләнергә.

VI  Йомгаклау

-Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдек?( [‘](һәмзә) тартыгын өйрәндек)

 -[‘](һәмзә тартыгы нинди сүзләрдә языла?(гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрдә)

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 19.63 Kb
Количество скачиваний: 34
Просмотров: 304

Похожие материалы