Орксэ рабочая программа 4 класс

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Рабочие программы
Автор:
 Максат һәм бурычлары: -          әхлак нормаларының шәхеснең, гаиләнең һәм җәмгыятьнең лаеклы тормышында әһәмияте турында мәгълүматны үстерү, әхлакый рухи яктан үсешкә омтылыш тәрбияләү -          дөньяви һәм дини моральнең төп нормалары белән таныштыру; гаиләдә һәм җәмгыятьтә аларның әһәмиятен аңлау, дөньяви этика, дини традицияләр, аларның мәдәнияттә, тарихта, хәзерге Россиядә роле, традицион диннәрнең Россия дәүләтчелеге үсешендә роле турында беренчел мәгълүмат бирү; кеше тормышының кадерен аңлату; -          дин ирегенә нигезләнгән, Россия халыкларының рухи традицияләренә таянып әхлак тәрбиясе бирү; намуслы шәхес тәрбияләү.                                                                    Укучыларның белем дәрәҗәсенә  таләпләр Укучылар белергә тиеш: -          дини мәдәниятның төп төшенчәләрен; -          дини мәдәниятларның  килеп чыгу тарихын; -          Россия тарихында төрле дини мәдәниятларның үсеш тарихын; -          Диннәрнең үзенчәекләрен һәм традицияләрен; -          Изге китаплар, корылмалар, бәйрәмнәр һәм изге урыннарның төп эчтәлегенең тасвирлануын; Укучылар эшли белергә тиеш: -          дини йолалар һәм мәдәниятларның төрле күренешләрен тасвирлый белергә -          дини мәдәният һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышында бәйләнешне күрә белергә -          дини мәдәниятның кешеләр һәм җәмгыять тормышында әһәмияте турында үз фикереңне әйтә белергә -          әхлак ягыннан үз-үзләрен тотышын дини мәдәният нормалары белән чагыштыра белергә -          әхлак һәм дини мәдәният нормаларының бер-берсенә туры килүен ачыклау -          биремнәрне үтәү өчен кирәкле мәгълүматны таба белергә: диспутларда катнаша белергә, әңгәмәдәшеңне тыңлый һәм үз фикереңне әйтә белергә -          сайлап алынган темалар буенча чыгыш әзерли белергә    
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 31.49 Kb
Количество скачиваний: 17
Просмотров: 133

Похожие материалы