План-конспект урока по литературному чтению на тему "Көз"

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Конспекты
Автор:

Тема: Көз.

Максат: 1. Көз фасылы турындагы белемнәрне системалаштыру.

2. Бәйләнешле сөйләм телен һәм язу күнекмәләрен үстерү.

3. Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: кроссворд, дәреслек (2нче сыйныф), Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Хәйдәрова “Татар теле дәресләре” (кулланма), Е. Г. Хаджаева “Кояшлы ил”(сүзле уеннар физкультминутлар өчен),яшелчәләр рәсемнәре, көз рәсемнәре, җиләк-җимешләр рәсемнәре, карточкалар, №2 Лингва 1, №4 Лингва 1, №5 Лингва 1-кассеталар, кәрзин.

Дәрес тибы:өйрәнелгән материалны ныгыту дәресе.

Дәрес барышы: I.Оештыру.

1. Дежур укучы белән әңгәмә.

II.1.-Укучылар, без бүгенге дәрестә “Көз” темасы буенча белемнәребезне системага салачакбыз.

-Безнең дәресебезгә Көзбикә килгән икән , аның белән сөйләшеп алыйк әле.

Г. Гәрәеваның “Көз һәм балалар җыры” шигырен укучылардан сөйләтү.

Көз һәм балалар җыры.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын матур төсләр бар.

Чыннан да, көз фасылының матурлыгына сокланып, берничә слайд карап китик әле укучылар (слайд №1-2).

2.Хәзер, балалар, Көзбикәгә көз фасылы турындагы белемнәребезне күрсәтик әле.

Бу максат белән без дәрестә биремнәр үтәрбез.

1нче бирем.

Табышмакларның җавапларын табарга.

1)Өсте яшел

Асты кызыл

Җирдә үсә.(Чөгендер).

2)Тәрәзәсе юк,

Ишеге юк,

Эче тулы халык.(Кыяр).

3)“Алма!” дисәң дә алалар.

Нәрсә соң ул, балалар.(Алма).

4)Озынча, яшел һәм тәмле.

Ул нәрсә? (Борчак).

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,без хәзер нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?

-Дөрес,яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында.

2 нче бирем.

Карточкалар белән эшләү.

а) Спиши, вставляя пропущенные буквы.

Б...рәңге, су...ан, кәб...стә, киш...р, кав...н, чөг...ндер, ш...лкан, к...рбыз, ч...я.

б) Тәрҗемә итегез.

Картофель, лук, капуста, морковь, дыня, свекла, репа, арбуз, вишня.

3 нче бирем.

Кроссворд чишәргә. Кишер, алма, карлыган, карбыз, кабак, чөгендер, шалкан рәсемнәре бирелгән. Сүзлек эше.

Впиши в пустые клеточки нужные буквы. Прочитай названия овощей и фруктов.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 50.5 Kb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 120

Похожие материалы