План- конспект урока по татарскому языку на тему "Дус була белү серләре" (10класс)

Предмет: Школьному психологу
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Р.З.Хәйдәрова һәм аның автордашларының коммуникатив технологиягә корылган дәреслекләре белән рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытам. Нигездә, укучылар татар теле өйрәнү белән кызыксыналар, теләп укыйлар, аларда билгеле бер сөйләм дәрәҗәсе дә формалашты.

Шәһәр мәгариф бүлеге педагогика фәннәре кандидаты Роза Закиевнаны чакырып, районыбыз укытучылары өчен “Федераль Дәүләт стандартларына күчү шартларында татар теле укытуга яңа таләпләр” темасы буенча ике көнлек семинар оештырды. Роза Зәкиевна бик гади генә итеп яңа стандартларның системалы-эшчәнлекле концепциягә корылган булуын, системаны барлыкка китерүче компонентның укытуның нәтиҗәсе икәнлеген, ә эшчәнлек дигәндә, укучының актив уку эшчәнлегенә таянып, укыту процессын оештыру күздә тотылуы турында аңлатты.
 Семинарда Шадриков методикасы буенча дәрес конспекты язуга да тукталдык. 
Семинарның икенче көнендә 10 нчы сыйныфта ачык дәрес каралды һәм шул дәреснең һәр эшчәнлек төренә анализ ясалды.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 16.93 Mb
Количество скачиваний: 6
Просмотров: 107

Похожие материалы