Презентация: «Жизнь, посвященная театру»
Предмет: | Физика |
---|---|
Категория материала: | Презентации |
Автор: |
Магсумова Индира Ахеяровна
|
"Искә алгач, гомер озыная, диләр... Актер һәм режиссер Газиз Айдарскиның исеме Яшел Үзән районының мәдәният тарихына кереп калган иң бөек исемнәрнең берсе. Газиз Айдарский Яшел Үзән районы Айдар авылында күп балалы ярлы гаиләдә туа. Матди хәлләре авыр булу сәбәпле, Газизне 10 яшьтә Әстерхан губернасының Кызыл Яр шәһәрендәге бер китап кибетенә хезмәтче малай итеп җибәрәләр. Менә шунда аңа китаплар белән танышу өчен киң мөмкинлекләр ачыла да инде. Гаҗәеп сәләтен һәм тырышлыгын күреп, аны кибеттә приказчик итеп калдыралар. Газиз өчен бу еллар беренче «тормыш университетлары» була. Газиз Айдарский, 1917 елдан башлап, Әстерхан шәһәрендәге татар яшьләре арасында мәдәни-агарту эшләре алып бара. Күренекле сәхнә осталары Касыйм Шамил, Зәйни Солтан һәм башкалар, Әстерхандагы гастрольләре вакытында бу егетнең талантын күреп, аны Казанга чакыралар. 1920 елда Газиз Казанга күчеп килә һәм Татар драма театрына артист булып урнаша. Ул сәхнәдә онытылмаслык образлар тудыра. Таһир («Таһир-Зөһрә»), Незнамов («Гаепсездән гаеплеләр»), Кассио («Отелло»), Хлестаков («Ревизор») һәм башка рольләр тамашачыларда соклану уята. Сәнгать өчен туган, гаҗәеп хисчән кеше булса да, Газиз Айдарский бу елларда зур оештыру, җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара: Наркомпросның сәнгать бүлеге мөдире, ачыгучыларга ярдәм оешмасының җәмәгать вәкиле, Казанда корылып ятучы Татар театры бинасы (хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасы) төзелеше җитәкчесе һәм башка хезмәтләрне башкара. Газиз Айдарский 1922 – 1926 елларда Мәскәүдә дәүләт театр сәнгатенең режиссерлык факультетында укый. Шул елларда ул Сара Садыйкова белән гаилә корып җибәрә. Студент яшьләр «Эшче» Татар драма театрында эшлиләр. 1925 – 1926 елларда Казан сәхнәсендә беренче татар операсы «Сания«не (авторлары Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов) куюны Газиз Айдарский оештыра. Сара Садыйкова бу операда Сания партиясен башкара. Татар театр сәнгате тарихына Газиз Айдарский талантлы актер һәм режиссер буларак кына түгел, ә сәләтле оештыручы һәм җитәкче буларак та кереп калган. Мәскәү Татар драма театры белән җитәкчелек итү өстенә ул «Красный Богатырь» заводы эшчеләренең драма түгәрәген дә җитәкли. Мәскәү «Эшче» Татар драма театры, 1933 елга кадәр эшләп, бөтен ил буйлап гастроль тамашалары күрсәтеп шөһрәт казана. Газиз Айдарский 1930-1931 елларда Казан театр техникумында укыту-тәрбия эшләре алып бара. Мәскәү шәһәрендә нәшер ителгән «Коммунист» газетасы һәм Казанда басылган газета-журнал битләрендә үсеп килүче милли сәхнә хакында дулкынланып язган мәкаләләре бер-бер артлы дөнья күрә. Шушы елларда редакцияләрнең берсендә Газиз Айдарский Муса Җәлил белән таныша. Газиз Айдарский татар театр сәнгатен аякка бастыру, үстерү өчен вакыты һәм сәламәтлеге белән исәпләшми эшли. Ул моны үзе дә яхшы сизенә һәм мөмкин кадәр күбрәк эшләп калырга омтыла: «Миңа, гаиләдән читтә яшәсәм дә, киләчәк хакына эшлим кебек тоелды, ә ул һаман килмәде, мин эшләдем дә эшләдем һәм үпкә туберкулезы алдым. Һәм кайнап торган, ялкынлы яшь гомер өзелде. Миңа башлап та тәмамлап өлгерә алмаган барлык эшләр кызганыч... Соңгы көннәр калды...» 1933 елның 30 октябрендә Мәскәүдә Газиз Айдарскийның сәнгать өчен янган йөрәге тибүдән туктый. Аны соңгы юлга озату эшләренә Муса Җәлил җитәкчелек итә. Газиз Айдарскийның театр сәнгате өлкәсендәге эшчәнлегенә дусты Муса Җәлилдән дә тулырак бәһа бирүче булмагандыр: «Газиз Айдарскийның вакытсыз вафаты татар совет сәнгате өчен авыр һәм хәсрәтле югалту булып тора... Ул театр сәнгате теориясе буенча эш алып барган аз санлы белгечләрнең берсе булып санала иде. Аның тарафыннан «Театр сәнгате хакында» исемле хезмәт нәшер ителде. Газиз Айдарскийның шәкертләре аннан үзеңне багышлаган хезмәтне башкару, фидакарьләрчә бирелеп эшләү сыйфатларын мирас итеп алырлар. Безнең яхшы эшләребез сөекле дустыбызның истәлегенә кадерле бүләк булыр». Яшел Үзән районы Айдар авылында күренекле авылдашларының исемен мәңгеләштерү максатыннан музей ачылды. Күренекле милләттәшебезнең исемен халыкка кайтару – изге эш. 2011 елда Татарстан республикасы Министрлар кабинеты, Татарстан республикасы мәданият министрлыгы, Татарстан республикасы театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан республикасы язучылар берлеге ярдәмендә Госман Низаметдинов идеясе һәм проекты буенча Г. Айдарскига багышланган китап басылып чыга. 2011 елда халкыбызның бөек улы Г. Айдарскийның исемен мәңгеләштерү максаты белән Мәскәү шәһәрендә мемориаль такта ачыла. Моннан 113 ел элек дөньяга килеп, җирдә аз гына яшәп тә изге гамәлләр кылып киткән Г. Айдарский мәшһүрләребезнең берсе. 2010 елда Кугеш һәм Айдар авылларының уртак клубында Г. Айдарскиның 110 еллыгына багышланган мәртабәле зур кичә уза. Бу кичәгә Г. Айдарскиның кызы Әлфия Айдарская, мәгариф идарәсе хезмәткәре Илгизә Җәмил кызы Гомәрова, Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән булекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдарова, “Ватаным Татарстан” газетасы җитәкчесе Фәния Әхмәтҗанова катнаштылар. Г. Айдарскиның музеена килүчеләр беркайчан да өзелмәсен.
Тип материала: | Презентация Power Point (ppt) |
---|---|
Размер: | 3.3 Mb |
Количество скачиваний: | 9 |