Презентация к классному часу на тему: “Интернет – дусмы, дошманмы?”

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:

 

                “Интернет – дусмы, дошманмы?”

Тәрбия сәгате.

Максат:

-         Интернетның, компьютерның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыру;

-         үз  сәламәтлегең турында кайгыртучанлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәсе тәрбияләү;

Җиһазлау:  компьютер, компьютер презентациясе: “Компьютерда эшләү кагыйдәләре”

 

Уздыру формасы:  лекция  рәвешендә.

 

Класс сәгате барышы.

Укытучы:

-Исәнмәсез укучылар. “Исәнмесез!”- без бу сүзне көн саен әйтәбез. Сез , кешеләрнең  очрашканда,  шуның белән бер – берсенә  сәламәтлек теләүләре турында уйланганыгыз бармы икән? Бардыр дип уйлыйм, чөнки сәламәтлек -  ул зур байлык. Сәламәт кеше тулы тормыш белән яши, уйный – көлә, җәмгыятькә бик күп файда китерә. Кызганычка каршы без сәламәтлек турында авырый башлагач кына уйланабыз.  Сер түгел, компьютер да , санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бүгенге класс сәгатендә без шул турыда  сөйләшербез.

-Балалар,әйтегез әле, сезгә компьютер сүзе әйтсәләр, сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килә? ( монитор,экран, интернет, уеннар, почта, вай фай, мышка( тычкан).....).

-Әйе,балалар,   кеше бик күп машиналар уйлап тапкан, эшләгән. Алар барысы да аның ышанычлы дуслары. Көчле машиналардан- эксковатор, җитезләреннән- туку станогы, тиз машиналардан- самолетлар. Акыллы машиналар да уйлап тапкан кеше, шуларның берсе – компьютер.

-Хәзерге көндә компьютерларны кайда гына очратып булмый: эштә дә, өйдә дә, мәктәптә дә, балалар бакчасында да.

-Бүген без аларның файдалы һәм зарарлы яклары турында сөйләшербез. Ике төркемгә бүленеп эшлибез, 1 нче төркем компьютерның - дус, ә икенче төркем компьютерның  - дошман икәнен әйтәләр.

1 нче төркем

Интернет, компьютер – дус.....

Әйдәгез әле, интернетның файдалы якларын әйтегез:

-         ул аралашу өчен кирәк;

-         яңалыклар белешү өчен;

-         филмьнар карау өчен;

-         музыка тыңлау өчен;

-         китап уку өчен.

Икенче төркем

Интернет- дошман...

-         вакыт әрәм итә;

-         эш калдыра;

-         стресс;

-         психик авырулар;

-         акча чыганагы;

-         сәламәтлек какшату.

Безнең сәламәтлегебез безнең үзебезгә бәйле: безнең үзебезне ничек тотуыбызга, нинди гадәтләргә ия булуыбызга, сәламәтлегебезне ныгыту буенча нинди эшләр алып баруыбызга. Безнең һәрберебезнең диярлек өйләрендә хәзер компьютер бар, аның каршында без шактый вакытыбызны үткәрәбез.  Бу вакытта безнең организымыбызга нинди зарарлы факторлар тәэсир итә икән соң?

1.    Компьютер каршында утыручы баланың гәүдә тотышының гел бер позада булуы;

2.    Күзләргә күп көч килү;

3.    Кул чукларының зарарлануы;

4.    Электр кыры һәм электромагнитлы нурланыш

 

1.Компьютерда озак вакыт эшләгән кешеләр табибка еш кына буыннар сызлавына һәм мускуллар хәлсезлегенә зарланып мөрәҗәгать итә. Аларның, гадәттә, умыртка сөяге дә үзгәреш кичергән була.

2.Озак вакыт бер урында хәрәкәтсез утырганлыктан, аяк, җилкә, муен, кул мускуллары киеренкелек кичерә, һәм аларда кан әйләнеше, матдәләр алмашы бозыла; таркалу продуктлары жыела.

 

Компьютерда  бераз эшләгәннән соң кулларга һәм аркага 4-5 минутлык физик күнегүләр ясап алыгыз.

Киңәшләр:

-      Компьютер каршында тоташтан (баланың яшенә карап) 20  минуттан артык утырырга ярамый.

-      Компьютер торган бүлмәне җилләтергә кирәк.

-      Күзләр монитордан 70 см ераклыкта булыргаитеш.

-      Вакыт- вакыт ( 10-15 минутка бер) күзләргә гимнастика ясап алырга.

-      Компьютер алдыннан торып вакыт- вакыт ял итеп алырга кирәк.

-Укытучы:

- «Компьютерчылар»да еш очрый торган тагын бер авыру - кул чукларының зарарлануы (кистевой туннельный синдром). Монысына клавиатура «гаепле». Текст җыйганда кул озак вакыт асылынган хәлдә торганлыктан, бармакларны хәрәкәтләндергәндә, сеңерләр сөяккә һәм кимерчәккә ышкыла. Нәтиҗәдә, берничә сәгать эшләгәннән сон, бармаклар ойый яки аларның очына энә белән чәнчегән кебек тоелырга мөмкин. Куллар авырайган сыман була һәм еш сызлый башлый. Ни кызганыч, кайберәүләр әлеге күренешне һичничек компьютерда эшләү нәтиҗәсе дип уйламый һәм авыруны «азындыра». Табибка мөрәҗәгать иткәндә инде хирург ярдәме кирәк булуы бар.

Электрон «тычкан» (идарә итү пульты) да «тешли». Аны озак файдаланганда, бигрәк тә компьютер графикасы белән шөгыльләнгәндә, башта кулны көзән җыерган кебек тоелырга, аннан соң ул ойый башларга мөмкин.

Бу авыруны физкультура белән дәваларга кирәк.

Куллар һәм бармак чуклары арымасын өчен вакыт – вакыт түбәндәге күнегүләрне ясарга кирәк:

- Кулларны йодрыкка төйнәргә, ике кулның да бармакларын берьюлы җәеп җибәрергә, яңадан кулларны чиратлаштырып шуны ук кабатларга.

Укытучы:

- Сыйныф сәгатен  йомгаклап шуны әйтәсем килә, әгәр бүген әйтелгән сүзләрне истә тотып, кагыйдәләрне үтәргә тырышсагыз компьютер  сәламәтлегегезгә куркыныч ясамас. Сез бу киңәшләрне эш өстәлегез каршына элеп куерсыз дип ышанып калам.

 

* иң мөһиме - эшләгәндә дөрес итеп утыру. Умыртка баганасының төз булып калуы утырган урындыкка бәйле. Урындык аркасы ныгытып беркетелгән булса, гәүдә иркен хәрәкәтләнә алмый. Шунлыктан утыргыч арты сыгылмалы булырга һәм арканың аскы яртысына тиеп торырга тиеш;

* уртача буйлы кешеләр өчен өстәл биеклеге 75-85 смбулса яхшы. Урындык биеклеген шуны истә тотып көйләргә кирәк;

* кулларны клавиатурага куйгач, терсәкләр 90°лы почмак ясап бөгелеп торсын, ул чакта җилкә иркен хәлдә була, муендагы умыртка сөякләре кысылмый, кан әйләнеше бозылмый;

* клавиатура мониторга ныгытып беркетелмәсен, төймәләрнең зурлыгы 13-15 ммбулып, алар бер-берсеннэн бертөрле ераклыкта урнашкан булырга һәм тигез, каршылыксыз басылырга тиеш;

* кулларны урындык терсәгенә куярга, башны аз гына алга иеп утырырга кирәк;

* кайбер клавиатуралар биек итеп эшләнгән була, бу очракта кул астына куела торган махсус келәм сатып алырга кирәк: кул чуклары тиешле югарылыкка күтәрелер һәм алар өстәл кырыена да тиеп тормас;

* «тычкан» артык зур да, кечкенә дә булмасын өчен, уч төбегезгә уңайлысын сайлап алыгыз;

* бераз эшләгәннән соң (кимендә һәр 2 сәгать саен), кулларга һәм аркага 4-5 минутлык физик күнегүләр ясап алыгыз.

(Укучыларга кагыйдәләр таратыла)

 

 

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 1.58 Mb
Количество скачиваний: 24
Просмотров: 163

Похожие материалы