Презентация на тему "Җамал Вәлиди"

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Презентации
Автор:

Тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы һәм тел галиме Җамал Вәлиди (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов) 1887 елда Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Апас районы) Апас авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен һәм «Буби» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1911 елдан алып 1917 елның ахырларына кадәр, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә, бер үк вакытта «Шура» журналына һәм «Вакыт» газетасына актив язышып, революция алды елларында «Вакыт»ның редакция составында эшли. 1918 елның җәендә Казанга килә һәм укытучылык хезмәтен дәвам иттерә: башта мөгаллимәләр эзерләнү курсларында, икенче баскыч гомуми белем мәктәпләрендә, аннары Көнчыгыш академиясендә (1921—1922) һәм татар рабфагында (1922—1923) укыта.  1923 елдан 1931 елның ахырларына кадәр исә ул Казан Көнчыгыш педагогия институтының татар теле кафедрасы доценты булып эшли — студентларга татар теленең гыйльми грамматикасы курсыннан лекцияләр укый.

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 153 Kb
Количество скачиваний: 39
Просмотров: 210

Похожие материалы