Презентация на тему "Чәк-чәк"

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Презентации
Автор:

Татар халкының милли ризыгы, табын күрке. Туйларны, төрле бәйрәмнәрне чәк-чәктән башка күз алдына китереп тә булмый. Әйдәгез, чәк-чәк пешереп карыйк. Савытка йомырка сытып, сөт, тоз, шикәр комы өстәп, әйбәтләп болгаталар да, он салып, йомшак кына камыр басалар. Камырны кисәкләргә бүлеп, 1 см. калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр дә эрбет чикләвеге кадәр зурлыкта кисәләр. Болгата-болгата, саргылт төскә кергәнче кызган майда пешерәләр. Болгата-болгата, саргылт төскә кергәнче кызган майда пешерәләр. Балга шикәр комы салып, аерым савытта кайнатып алалар. Әзер төшне зур савытка бушаталар, өстенә бал сибеп әйбәтләп болгаталар. Чәк-чәкне подноска салып теләгән формада өеп куялар.

Әбием туганнарын ярата, хөрмәт итә.

Шуңа да ул аларга чәк-чәк пешереп илтә.

Чәк-чәге нинди, диген – авызда эреп китә.

Милли ризыкларыбызны пешереп, туган телебезне өйрәнеп, гореф-гадәтләребезне саклап, дуслыкта-туганлыкта яшик.

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 1.09 Mb
Количество скачиваний: 13
Просмотров: 101

Похожие материалы