Презентация на тему "Фатих Карим"

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:

Сүнмәс йолдыз

 

(Гаяз Исхакыйга багышланган әдәби-музыкаль кичә)

(5 нче сыйныф укучылары башкаруында “Туган тел” җыры яңгырый.)

Талгын музыка уйный. Бер укучы шигырь укый.

                                                 Киек казлар илгә кайта иде –

                                                 Каңгылдашып күккә эленеп калды...

                                                 Офыкларга сары сагыш кунды, -

                                                 Парә-парә бәгырь телеп калды.

 

                                                 Югыйсә бит ул көн бәйрәм иде –

                                                 Рәнҗеп китми иде беркем илдән.

                                                Җыелдык без бу көн дәррәү кубып,

                                                Очрашырга Исхакый рухы белән.

                                                                                        (Ә. Рәшит)

     Беренче алып баручы. Кичәбез халкыбызның рухи тормышы һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган олы шәхес, татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйга багышлана.

     Икенче алып баручы. Атаклы прозаик, драматург, журналист, зур җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый иҗатын, озак еллар бездән аерып, махсус ябык фондларда бикләп тоттылар. Гаяз Исхакый - әдәбиятыбызның төрле жанрларында уңышлы эшләп, күп санлы роман һәм повестьләр, хикәя һәм сәхнә әсәрләре калдырган киң колачлы язучы.

     Беренче алып баручы. Эмиграциягә китү сәбәпле, әдәби мираслары халыктан читләштерелгән һәм өйрәнелмәгән татар язучылары арасында Гаяз Исхакый аерым урын алып тора.

     Икенче алып баручы. Г. Исхакый 1878 нче елның яңача 22 февралендә Казан губернасының Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйләҗетдин хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә. Аның әнисе абруйлы дин эшлеклесе ,Вәли хәзрәт кызы Камәрия абыстай була. Гаязны бик кадерләп, сөеп үстерәләр.

 

Бер укучы. Ул биш яшендә укырга өйрәнә, үткен, туры сүзле булып үсә. 1890 елда Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. 3ел укыгач, андагы белемнәр белән канәгатьләнмичә, 15 яшендә Казанның Галләм хәзрәт карамагындагы “Күл буе”мәдрәсәсенә күчеп килә.

Икенче укучы. Гаяз мәдрәсәдә бик тырышып укый, зирәклеге белән хәлфә-хәзрәтләр алдында абруй казана. Шәкертләр, төрле мәдрәсәләргә барып, сорау-җавап кичәләре оештыра торган булганнар. Гаяз бу эшнең үзәгендә була, телгә осталыгы белән башкалардан аерылып тора.

(Укучы  Г. Тукайның “Кем ул” шигырен  яттан сөйли.)

Өченче укучы. Гаяз Исхакый Татар укытучылар мәктәбен Х. Ямашев, Гафур Коләхмәтовлар белән бергә тәмамлый. Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыта.

Беренче алып баручы. Ул яшьли мәдәни-агарту, халыкның революцион аңын уяту хәрәкәтенә катнашып китә, шуның өчен берничә тапкыр төрмәгә ябыла һәм сөргенгә сөрелә.

(“Мин яратам сине, туган җирем” җыры яңгырый.)

Икенче алып баручы. Октябрь революциясенә кадәр нәшер ителгән басма һәм кулъязма китапларны актарганда, Г. Исхакый исеме белән еш очрашасың. 1906 елда Йосыф Акчура “Казан мөхбире” газетасында Исхакый турында “Яңа бөек талант туды” дип яза.

Беренче алып баручы. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы катлаулы, каршылыклы. Ул – татар вакытлы матбугатына, реалистик әдәбиятка нигез салучыларның берсе. Пететбургта, Мәскәүдә “Ил”, “Сүз”, “Безнең ил” исемендәге газеталар чыгара.

Патша хөкүмәтенә каршы милли-азатлык көрәшенең алгы сафында торган, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен төрмәләрдә утыра. 1919 елның ахырларында Себер аша Россиядән чыгып китә. Октябрь революциясеннән соң 35 ел гомерен чит илдә уздыра, шунда яши.

Икенче алып баручы. Ул эмиграциягә киткәч, безнең илдән аның әсәрләрен уку, бастыру тыела. Шулай да аны дуслары сагыналар. Г. Исхакый үзе дә туган илдән аерылуын авыр кичерә.

(5 нче сыйныф башкаруында “Сез кайларда, татар угланнары” җыры яңгырый.)

Беренче алып баручы. Кайда гына яшәсә дә, Г. Исхакый милләте өчен хезмәт итә, татар җанлы булып кала. Татарларны бердәмлеккә чакыра, ярдәмләшеп яшәргә өнди.

Икенче алып баручы. Язучының “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, “Зиндан”, “Сөннәтче бабай”, “Теләнче кызы” һәм башка әсәрләрен без яратып укыйбыз. Аларда тормыш чынбарлыгы, милләтебез, халкыбыз язмышы тасвирлана. Аның әсәрләре халыкчанлыгы белән аерылып тора.

( Укычы Д. Дәүләтшинаның “Зиндан” шигырен укый.)

Беренче алып баручы. Әдипнең кабере чит илдә. Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә вафат булган һәм Истамбулның Әдернәкапы зиратына күмелгән.

Икенче алып баручы. Әдипнең кызы профессор Сәгадәт Чагатай болай язган: “Хәяты буенча Идел-Урал фикере белән яшәде. Соңгы сулышынача шуңа хезмәт итте. Милләткә хезмәт аның өчен  яшәү чыганагы булды.”

Беренче алып баручы. Аның язмышы тетрәндергеч, фаҗигале, гыйбрәтле. Бай иҗаты җентекләп өйрәнүне сорый. Татар халкы андый талантлары булу белән  бәхетле.

(5 сыйныф укучылары башкаруында “Төрек татарлары”җыры яңгырый

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 61.09 Kb
Количество скачиваний: 37
Просмотров: 201

Похожие материалы