Презентация на тему "Вахит Имамовның "Могикан" повестендә халык язмышы"

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Презентации
Автор:

           Вахит Имамов  - тарихи романнары һәм башка төр язмалары белән шөһрәт казанган, танылган әдип. “Күпкырлы һәм бик тә үзенчәлекле талант иясе Вахит Имамов – соңгы елларда иң актив иҗат итеп килүче язучыларыбызның берсе. Ул үзенең көчен-сәләтен төрле жанрларда сынап карый, һәр яңа әсәре әдәбият сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителә, яратып укыла ...” дип яза Фаяз Хуҗин.  Чыннан да шулай. Вахит Имамов чал тарих чынбарлыгын нечкә тоемлаучы автор, үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Шуларның бер мисалы - “Могикан” повесте.

      Бу повестьтә автор узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәтә.  Повестьнең башында Вәлит яңа туган колынга “Могикан”  дип кушамат куя. Әтисе: “Анысы кем дә, анысы ни тагын?”- дип сорый. “Америкада индеецларның шундый кабиләсе булган. Аларны инглиз колонизаторлары кырып бетергәннәр. Аларның исеме онытылмасын, безнең фермада булса да яшәп калсын әле”, - дип җавап бирә малай.  Ә повесть ахырында, Вәлитнең туган авылы да, яраткан Могиканы да индеец  кабиләләре юкка чыккан кебек юк булалар...                                                                                                               

Тип материала: Презентация Power Point (pptx)
Размер: 2.1 Mb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 118

Похожие материалы